Кама таңнары
+12 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
җәмгыять
18 апрель 2019, 13:54

Авылларны үстерү буенча яңа тырышлыклар кирәк

Икенче авыл хуҗалыгы исәбен алу йомгаклары.

Хәзерге Русия тарихындагы икенче авыл хуҗалыгы исәбен алу 2016 елның 1 июленнән 15 августына кадәр «Авылда тәртип булса – ил бай булачак!» лозунгы астында үтте. Исәп алу йомгаклары илдәге авыл хуҗалыгының торышын күрсәтте, агымдагы статистикада күренмәгән яңа мәгълүматларны алырга мөмкинлек бирде.
Республика һәм муниципаль районнар буенча исәп алу йомгаклары Башкортстанның рәсми сайтына куелган тугыз китаптан торган алты томда тәкъдим ителгән. 2016 елгы авыл хуҗалыгы исәбен алу йомгаклары авыл хуҗалыгы өчен бик мөһим. Алар ярдәмендә хезмәт һәм җир структураларыннан файдалануны, авыл хуҗалыгы культуралары өчен бүленгән чәчүлек мәйданнары структурасын, авыл хуҗалыгы маллары санын, техник чараларны, җитештерү инфраструктурасын һәм авыл хуҗалыгы җитештерүчеләре тарафыннан кулланылган технологияләрне күрергә мөмкин.
Исәп алу йомгакла¬ры буенча Краснокама районында 18 авыл хуҗалыгы оешмасы, 63 фермер хуҗалыгы, ике шәхси эшкуар, 13238 шәхси ярдәмче хуҗалык, 32 бакчачылык ширкәте бар.
Авыл хуҗалыгы оешмаларының 88,9%ы авыл хуҗалыгы эшчәнлеген алып бара (2006 ел белән чагыштырганда 11,1%ка азрак); 75,4%ы - крестьян (фермер) хуҗалыкларын һәм шәхси эшкуарларны (3,9%ка азрак); 96,8%ы - шәхси ярдәмче хуҗалыклар һәм гражданнарның башка шәхси хуҗалыкларын (0,6%ка арткан); 96,9% коммерцияле булмаган берләшмәләрне (3,1%ка азрак) тәшкил итә.
Исәп алу күпме җир барлыгы һәм аннан файдалану турындагы картинаны ачып салды. Авыл хуҗалыгы җитештерүчеләренә беркетелгән җирләрнең гомум мәйданы исәп алулар арасындагы чорда 104978 гектардан 91084 гектарга кадәр кыскарган, ә гомум чәчүлек мәйданы 3228 гектарга яисә 7,3%ка арткан.
Шул ук вакытта, уртача бер хуҗалыкка туры килгән гомум мәйдан авыл хуҗалыгы оешмаларында 22,1%ка кимегән, крестьян (фермер) хуҗалыкларында 4,8 тапкыр арткан.
Хуҗалыкларның барлык төр категориясендә дә авыл хуҗалыгы культураларының чәчүлек мәйданннары 6,6% ка арткан һәм 49609 гектар тәшкил иткән. Мал азыгы культураларын чәчү мәйданнары 16,7%ка арткан. Бәрәңге утырту 35,3%ка кимегән.
Терлекчелектә дә сизелерлек үзгәрешләр булган. Узган уньеллыкта хуҗалыкларда мөгезле эре маллар саны 32,6%ка кимегән, шул исәптән – сыерлар - 20,7%ка, дуңгызлар - 55,8%ка, сарыклар һәм кәҗәләр – 25,1%ка.
Шул ук вакытта маллар һәм кош-корт төре буенча уртача бер оешмага тискәре динамика күзәтелә: мөгезле эре терлек саны - 38,7%ка, шул исәптән сыерлар 11,5%ка кимегән.
Исәп алуның тагын бер нәтиҗәсен билгеләргә кирәк – ташландык җирләре (буш утырган өйләре) белән шәхси ярдәмче хуҗалыклар саны кимегән. 2016 елда андый хуҗалыклар муниципаль район буенча барлык хуҗалыкларның 3,2%ын тәшкил иткән, ә 2006 елда алар 3,8% булган.
Авыл хуҗалыгы исәбен алу – авылның социаль аспектлары турындагы бердәнбер мәгълүмат чыганагы. Ун ел эчендә (2016 елда 2006 ел белән чагыштырганда) авыл хуҗалыгы оешмаларында даими эшләүчеләр саны кискен кыскарган – 66,9%ка. Авыл хуҗалыгы җитештерүендә мәшгуль булган даими хезмәткәрләрнең чагыштырма авырлыгы, ар-атлар арасында - 18дән 29 яшькә кадәр кимегән, ә 60 яшьлек һәм аннан олырак хезмәткәрләр саны арткан. Хатын-кызлар арасында да шул ук тенденция күзәтелә. Әлеге проблема эре хуҗалыклар өчен аеруча актуаль. Килеп туган хәлне исәпкә алып, яшьләрне авылга җәлеп итү буенча яңа программалар төзергә кирәк.
Боларның барысы да җәмгыятьнең һәм дәүләтнең авыл территорияләрен үстерү буенча, иң беренче, авыл хуҗалыгыннан тыш эшчәнлекне, социаль һәм инженерлык инфраструктурасын үстерү буенча яңа тырышлыклары кирәклеге турында сөйли.
2016 елгы Авыл хуҗалыгы исәбен алу йомгаклары турында җентекләбрәк Башкортстанның рәсми сайтында http:// bashstat.gks.ru танышырга мөмкин.
Читайте нас: