Кама таңнары
+24 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
җәмгыять
19 апрель 2019, 15:31

Барысына каршы

Кешеләрне якларга ярый әле хайваннар турында закон бар.

Әшит авылы халкы һәм урындагы фермер Резеда Ялалова арасындагы «сугыш» ун елга якын дәвам итә инде. Район гәзитендә «хәрби хәрәкәтләр» барышы турындагы соңгы «мәгълүматлар» 2015 елның 22 апрелендә чыккан. Әшитлеләр әлеге низагны тыныч юл белән хәл итәр өчен нинди генә инстанцияләргә мөрәҗәгать итмәсен, фермер обронаны нык тота һәм капитуляция ясатырга уйламый да. Быел яз бу проблема тагын күтәрелде. Һәм район гәзите редакциясен чираттагы тапкыр гражданнар җыелышына чакырдылар.


Низаг сәбәпчесе

Бу шимбә бик суык, әмма кояшлы иде. Андый кояшлы көнне Әшит аеруча тыныч һәм бәхетле булып күренә. Йортлар берсеннән-берсе матуррак төсле. Асфальт балкып тора. Төньяк якта кайбер урыннарда гына пычрак кар өемнәре күренә. Ә көньякта – инде яшел үлән чыгып килә.
Җыелыш урыны итеп фельдшер-акушерлык пункты билгеләнгән – авылда бердәнбер җәмәгать йорты ул, аның каравы нинди! Ачык кызыл-сары төстәге сайдинг болай да аяз көнгә тагын да күбрәк «кояш» өсти.
Соңгы елларда район Әшиткә бик күп акча салды. Авыл кечкенә булса да, халкы бик актив, таләпчән. Биредә газ да керттеләр, суүткәргеч тә төзеделәр. Хәзер әшитлеләр, башка авыллар халкы хыялында гына йөрткән чиста су эчә. Шатланып кына яшисе дә соң. Тик "әднәкәсез" буламыни инде ул бездә?
Инде озак еллар элек авыл фермер Резеда Ялалова белән көрәшә. Аңа төп дәгъвалар - ферманың торак йортларга якын торуы, анда гигиена кагыйдәләренең сакланмавы, малларның авыл буйлап караучысыз йөрүе. Хәтта урамга чыгарга да куркыныч, диләр. Ирекле сәяхәт кылган маллар коймаларны җимерә, машиналарны сөзә. Яздан көзгә кадәр авылда сасы ис аңкый. Чебеннәр мыҗлап тора. Урамның ферма торган башы антисанитария хәлендә.
Ләкин бу гына да түгел әле. Берничә ел элек Резеда Ялалованың маллары ачтан күпләп үлә башлаган иде. Ул чакта авыл хуҗалыгы бүлеге атна буе бу хәлне җайга салырга тырышты, малларга азык тапты, үләксәләрен үләт чокырларына ташыды. Быел да шундый ук хәл кабатланмакчы ахыры.
- Хайваннарның үләксәләрен ул печән белән каплап куя, алар теләсә кайсы җирдә ята, ә соңыннан үзенең җиңел машинасына тагып, якындагы урманга илтеп ташлый, - дип җәфаланып беткән күршеләре фермерны «сата».
Алардан ишеткән үлгән малларның санын кычкырып әйтүе дә куркыныч.

Мин үзем дә бер мал үләксәсен күрдем. Аны күршеләре җәмәгать территориясендә - бакча артында тузып яткан печән астыннан чокып чыгарды.
Гомумән фермер өчен "җәмәгать территориясе" дигән төшенчә юк бугай. Чөнки урамның «мини-ферма» урнашкан башы да, фермер тарафыннан үзләштерелгән күршедәге хуҗасыз ихатасы да, хуҗалыкның тирә-ягы да пычранып беткән һәм ферма утарын хәтерләтә.
Җәяү генә фермерның «биләмәсе» ягына атлыйбыз. Юл буена халык зарлана һәм аның сыерлары һәм үгезләренең «кыланышларын» күрсәтә: монда койманы тишкәннәр, тегендә профнастилны җимергәннәр. Авылда сасы ис тә сизелә.
- Без бит хәзер мал да асрый алмыйбыз. Сыерны чыгарсаң, үгезләре көтүләп ябыша. Хафизова Фидания апа, сыерын коткарам дип чыгып, кулын сындырды, кияве кабыргаларын җәрәхәтләде. Бахыр, суеп кына котылды малкаен, - диләр.
- Минем баламны үгезләре таптап китә язды, ярый кешеләр күреп аралап ал¬ган. Шуннан бирле уйнарга да чыгармыйбыз, - дип сөйли ачынып Әлфия Галиева.
- Тасларын юлга аркылы тезеп куя бит ул. Урап та чыгалмыйсың, - дип кушыла икенчеләр.

Фермерга карата дәгъвалар сибелеп кенә торды.
Ветеринар җафалана

Җыелышка 30дан артык кеше килгән иде. Ләкин алар арасында фермер күренмәде. Аның каравы, биләмә ветеринары Риза Зарипов һәм Нефтекама ветеринария станциясе начальнигы Ильяс Шәфыйков барлар.
- Һәр ел саен кышлау башланыр алдыннан мин Ялалова фермасына килеп акт төзеп китәм. Анда ничә баш мал барын, шулкадәр малга никадәр мал азыгы, концентратлар, микроматдәләр кирәклеген язам. Быелгы кышлау чорында бирегә 22 декабрьдә килдем. Актта хезмәтләндерүче персоналның җитмәвен билгеләдем. Шулкадәр малны - 50гә якын мөгезле эре терлекне, 200гә якын сарыкны - бер кеше, фермер хуҗалыгы җитәкчесе үзе хезмәтләндерә. Малларны асрау һәм караудагы кагыйдәләрнең үтәлмәвен дә яздым. Маллар урамда яши. Аларга җил-яңгырдан ышыкланырга урын җитми. Шуңа маллар суык тиеп чирли. Өшүләренә ачлы-туклы яшәгәнлекләре дә өстәлеп, маллар нык хәлсезләнә, үлә башлый. Иң ныгы аннан мин җәфаланам, җәмәгать. Сыерлары бозаулый алмаса, мине чакырта. Әлбәттә, ул ач, чирле, хәлсез сыерлар ничек бозауласын? Маллары үлсә дә, миңа шылтырата. Мин аңа трактор, үлгән малларны төяргә кеше табарга тиеш. Ә бит бу фермерның үзенең хәстәре. Бу фермер хуҗалыгы бер табыш та китерми. Моннан ни дәүләткә, ни фермерның үзенә бер файдасы юк, - дип хәлне аңлатты Риза Зарипов.
- И-и, ел да сөйлибез, бер нәтиҗәсе дә юк. Шул бер сүз. Безнең ялваруны берәү дә ишетми, берсе дә Әшит халкына ярдәм итәргә теләми, - диеште шунда халык.
- Алай димәгез әле. Былтыр ветеринарлар 19 баш карт үгезен тапшырттырдылар ич. Тамчы таш тишә диләрме? Тама торыйк, - диде шунда авыл старостасы Салават Миңнемөхәммәтов.
Авыл - маллар өчен

Ниһаять, «тантана сәбәпчесе» үзе дә күренде. Халык ничектер тынып һәм боегып калды. Фермер сөйли башлагач кына аңладым – ул башка берәүгә дә авыз ачарга ирек бирмәде.
- Миңа район җитәкчелеге фермерлык белән шөгыльләнергә кушты. Минем бар малларым да биркаланган, мине хәтта телевизордан да күрсәттеләр, - дип пулеметтан аткан кебек сиптерде генә.
- Хет меңне асра. Безнең таләп – фермаңны авылдан күчер, - диде халык.
- Минем сыерларым сезгә нәрсәсе белән комачаулый?
- Алар урамда йөри.
- Маллар урамда йөрергә тиеш! Һәрбер авылда яшәгән кеше мал асрасын. Авыл ул мал өчен!
- Бу кадәр малны карый алмыйсың бит. Нигә аларны интектерәсең?
- Сез минем килгән эшчеләрне эчерәсез, шуңа малларны тиешенчә каралмый.
- Син аларга акча түләмисең. Шуңа алар китә...
***

Бернинди файдасыз бу кычкырыш озакка сузылыр иде, ярый шул чакта карар кабул итәргә булдылар: хайваннар белән рәхимсез мөгамәләдә булган өчен фермерга карата прокуратурага һәм район хакимиятенә дәгъва язарга. Урында гына чаралар күрелмәсә, авыл халкы төбәк башлыгы вазифасын вакытлыча башкаручы Радий Хәбировка мөрәҗәгать итәргә уйлый.
Ә мин: «Ярый әле хайваннарны яклаучы закон бар. Югыйсә, кешеләрне яклап булмас иде» - дип уйлап куйдым.


БЕЛГЕЧ ФИКЕРЕ

Яңа Нугай авыл биләмәсе башлыгы Луиза ХӨСНИЯРОВА:

- «Ялалованың эше» күп еллар дәвам итә инде. Ферманы икенче урынга күчерү турында суд карары да бар. Без аңа участок та таптык. Ул яңа урында ферма төзергә вәгъдә итте, ләкин суд карары үтәлми. Суд приставлары бер ни эшли алмый. Биредә инде экологлар да, хокук саклау органнары да булды. Мин әшитлеләрнең проблемалары кайчан да булса хәл ителәчегенә икеләнәм дә хәзер.


БЕЛЕШМӘ

Фермер хуҗалыклары эшчәнлеген билгеләүче санитария-гигиена кагыйдәләре бар. Мәсәлән, Әшит фермасы мал саны 1000 аз булган 4нче категориягә кер, биредә фер¬мадан торак пунктына кадәр ара 300 метрдан да ким булмаска тиеш.
Әгәр дә игътибар итсәгез, районның барлык фермалары да авылдан читтә билгеле ераклыкта урнашкан. Мондый тәртип сәвит заманыннан ук килә. Ә монда торак йортлар ике яклап та һәм каршыда терәлеп урнашкан.
Моның өстенә фермер хуҗалыгы санитария-гигиена нормаларын үтәми, шул рәвешле гражданнарның РФ Конституциясенең 42нче маддәсендә әйтелгән имин әйләнә-тирә мохиткә хокукы бозыла.
Хайваннарны асрау кагыйдәләре буенча, маллар хуҗасы тирә-як мохитне тирес һәм тизәк белән зарарлануына юл куймаска тиеш. Әгәр моңа юл куелган икән, тиз арада җыештырырга тиеш. Тирес һәм тизәкне компост ясап бакчага кертергә киңәш ителә. Тик исе таралмаска тиеш.
Узган ел азагында «Хайваннар турында»гы закон кабул ителде. Ул, ничек кенә ят ишетелсә дә, хайваннарның хокукларын яклый. Алар да тиешенчә каралган һәм аша-тылган булуга хокуклы.
Алар асралган урында (урам турында сүз дә бармый) ким дигәндә 17 градус җылы һәм нормаль дымлылык булырга тиеш. Һәм бернинди дә үтәли җил булырга тиеш түгел.
«Предприятиеләр, учреждениеләр, оеш¬малар һәм гражданнар – хайваннарның хуҗалары хайваннарның сәламәтлеге өчен хәвефсез, ветеринария-санитария таләпләренә һәм нормаларына яраклы булган азык һәм су белән тәэмин итәргә бурычлы».
Өченче закон: хуҗасыз йөргән маллар.

Авыл хуҗалыгы маллары коймаланган яки коймаланмаган көтүлекләрдә бәйдә яисә иректә хуҗасы яки көтүче күзәтүе астында йөрергә тиеш. Әгәр дә көтү көтүне оештырып булмый икән, маллар хуҗалары аларны ябуда асрарга бурычлы.
Шунысы да кызыклы, бу фермерның малларны көтәргә һәм печән әзерләргә җире бар микән? Ничә гектар ул? Хөкүмәткә аның тарафыннан җир салымы түләргәме? Күпме? Монысын инде компетентлы органнар тикшерер дә җавап бирер, дип ышана-сы килә.
Читайте нас: