Урындагы үзидарә көне – территорияләрдәге барлык проблемаларны, халыкның моң-зарын үз өстенә алган кешеләргә аларның сизелмәгән, шул ук вакытта әһәмиятле, бик кирәкле һәм авыр эшләре өчен рәхмәт белдерү өчен өстәмә мөмкинлек ул. Көн саен авыл халкының сораулары, үтенечләре һәм дәгъвалары белән эшләүче, шул ук вакытта аның өчен бер тиен дә алмаучы шундый кешеләрнең берсе – старосталар.
Нигездә алар авылның һәр кешесенең проблемасын белгән һәм һәрвакыт власть алдында аларның мәнфәгатьләрен якларга әзер булган тәҗрибәле кешеләр. Алар барысы белән дә уртак тел таба һәм барысына да файдага булган карарлар кабул итә белә. Һәр авылда андый кешеләр табыла.
Фларит СИТДЫЙКОВ, Яңа Янъегет авы¬лы старостасы:
- Без хатыным белән 2006 елдан бирле авылда яшибез, соңгы ике елда староста булып торам. Беренче елда, әлбәттә, халык ягыннан аңламаучылыклар да булды, минем үземне дә килмешәк итеп кабул иттеләр. Хәзер инде күбесе мине аңлый, ни дисәң дә, бер авылда яшибез бит, һәм барыбыз да без үзебез яшәгән җирнең чиста, каралган һәм төзекләндерелгән булуын телибез.
Бүген авылда үтеп йөри алмаслык пычрак түгел, ике ел элек без бу мәсьәләне көн тәртибеннән алдык. Шулай да, һәрбер авылдагы кебек, безне борчыган, хәл ителәсе сораулар бар. Мин җыелышта авыл советы, клуб һәм ФАП хезмәткәрләре өчен кое кирәклеге турында сөйләдем инде. Безгә боҗралар вәгъдә иттеләр. Казуга килгәндә, без аны кул белән дә казыр идек. Андагы хезмәткәрләр ничә еллар инде интегә, суга безгә йөриләр. Юк, миңа жәл түгел. Әмма аңа да вакыт кирәк бит, аннары, кемнең һәрвакыт чиләкләп су ташысы килеп тора?!
Балалар мәйданчыгы да кирәк. Территория бар. Аны коймалап алырга кирәк иде. Җәй көне бала-чага авылда күп була. Алар юлда уйный, урам буйлап йөк машиналары йөри. Куркыныч бит. Хәрәкәтне чикләүче билгеләр дә куймадылар.
Төрле сорауларны хәл итәргә туры килә. Тиздән җәй җитә. Тагын малларны көтүгә чыгару проблемасы туа. Авыл буйлап сарыклар йөри, аларның хәтта йоннарын да алмыйлар. Сыерлар көтүгә йөри, әлбәттә, ә сарык асраучылар бу мәсьәләне әле булса берничек тә хәл итә алмыйлар.
22 апрельдә безнең авылда гомум җыелыш булачак. Барлык сорауларны да бергәләп тикшерәсе килә, нинди дә булса уртак бер карарга килергә кирәк бит инде. Бу көнне без барыбыз да зиратны җыештырырга барабыз. Көчле җил вакытында профнастил койма бөгелгән, аны да ремонтларга кирәк булачак.
Чүп чыгару белән проблемалар булган иде, аларны хәл итеп бетердек диярлек: чүп чыгару машинасының водителен барлык авыллар буйлап авылның бер кешесе озатып йөри, һәм ул капка төбендә калдырылган чүп капчыкларын машинага ыргытып бара. Менә шулай яшибез. Авыл халкының күбесе ярдәм итә, үтенечләрне үти, өмәләргә даими йөри.
Дим БАЙГИЛЬДИН, Редькино авылы старостасы:
- Староста булу – барлык проблемалар һәм шул ук вакытта биләмә планнары турында да белү, шул ук вакытта зур эш һәм җаваплылык ул. Мин үзем Яңа Хаҗида 25нче янгын частенда янгын сүндерүче булып эшлим. Староста булуыма дүртенче ел. Редькино авылы халкы бик актив, аңлаучан. Ел саен 1 майда зират җыештырырга өмәгә чыгабыз, халык үзләре яшәгән территория тирәсен дә тәртипкә китерә.
Авыл халкын бүген нәрсәләр борчый? Гадәттә күбесе юлларга зарлана. Быел безнең авылда юлларның бер өлешен ремонтлау каралган. Моннан тыш, суүткәргеч төзү планлаштырыла. Проблемалар әкренләп хәл ителә, халыкның теләкләрен биләмә хакимиятенә җиткерәм. Биләмә башлыгы Валерий Сазыкин белән без һәрвакыт элемтәдә торабыз, мәсьәләләрне киңәшләшеп хәл итәбез.
Авыл биләмәсе хакимиятенә һәм барлык авыл халкына аңлаулары, битараф булмаганнары, туган авыллары турында кайгыртулары һәм һәрвакыт ярдәмгә килергә әзер торулары өчен рәхмәт белдерәсем килә.
Эрнст НИКИТИН, Арлан авылы старостасы:
- Мин әле чагыштырмача яшь староста - былтыр гына сайладылар. Ләкин бишенче чакырылыш инде авыл биләмәсе депутатымын. Шуңа күрә авылның нинди проблемалар белән яшәвен ишетеп кенә белмим. Әмма, әйткәндәй, берүзең генә әллә ни кырып булмый. Авылдашларың ярдәм итмәсә, биләмә хакимияте дә, староста да барлык сорауларны да хәл итә алмый.
Мәсәлән, быел яз ташкын вакытында елгада су күтәрелде, без барыбыз бергә җыелышып, тиз генә елгадагы тоткарлыкны бетердек. Ел саен 9 майда зиратны җыештыру буенча өмә оештырабыз. Халык бездә актив, әмма алар өчен кемдер эшләргә тиеш, дип уйлаучылар да бар.
Быел Юл картасына юлларны ремонтлауны да керттеләр, кайвакыт, әлбәттә, зур-зур машиналар юлны изеп бетермәсен өчен, урам башына шлагбаум куярга да туры килә. Кыш көне юлларны кардан чистарту буенча бернинди дә проблема булмады һәм урамнарны яктырту белән дә проблемалар калмады.
Авыл халкының тагын да активрак булуын телисе килә. Беркемгә дә сер түгел, авылда проблемалар җитәрлек. Уртак тырышлыклар белән генә без тормышыбызны яхшыртырга мөмкинбез.
Фәрит ӘСӘДУЛЛИН, Куян авылы старостасы:
- 20 ел элек мин Куян авылына кунакка килдем һәм бу авылга гашыйк булдым. Ул чакта мин себердә эшли һәм яши идем. Бер елдан соң бирегә кайтып төпләндем, өй салып кердем һәм бер дә үкенмим. Ә бүген бездән күп нәрсәләр торамы? «Аз!», - дияр үз көчләренә ышанмаучылар. Ә мин ышанам. Шуңа күрә дә биш елдан артык инде староста булып эшлим. Әлбәттә, авылда проблемалар кимеми. Авыл җыелышларында беренче торган бурычларны тикшерәбез: юлларны ремонтлау, көтүлекләрне оештыру, урамнарны яктырту һәм башкалар.
Былтыр мөгезле эре малларны көтүгә чыгару мәсьәләсен уңай хәл иттек. Авыл халкы чиратлап көтте. Чыннан да, моңа кадәр бу проблема көнүзәк иде, маллар урамда йөрде. Ә өеме белән йөргән кәҗәләрне бүген дә авыл үзәгендә күрергә мөмкин. Бездә, шәхси секторда, бу сирәк күренеш түгел.
Халык шелтәләрне дә кабул итә белә, шулай да кайберләре әле булса миңа гына кагылмасыннар дип яши, кисәтүләрне исәпкә дә алмый, төзелеш материалларын капка тирәсенә өеп куя. Мәшәкатьләр чыннан да күп. Шуңа күрә халыкны актив булырга чакырам. Башлангычлар булмаса, авыл да үсмәячәк.
Фотода: Фларит СИТДЫЙКОВ, Яңа Янъегет авылы старостасы.