Кама таңнары
+9 °С
Ачык
Барлык яңалыклар
җәмгыять
22 апрель 2019, 14:40

Өй салырга акчабыз бар

Районның 11 гаиләсе торак мәсьәләсен хәл итәр өчен түләүләр алды.

Шушы көннәрдә район хакимиятендә тантаналы рәвештә торак төзүгә яисә сатып алуга социаль түләүләр бирелү турындагы таныклыклар тапшырылды – дәүләт ярдәмен районның 11 гаиләсе алды.
- Район гражданнарга торак мәсьәләсен хәл итүгә булышлык күрсәтүгә юнәлтелгән төрле программаларны тормышка ашыруда актив катнаша. Без кешеләребезнең авылда яшәргә һәм эшләргә калуында кызыксынабыз бит. Һәм бүген без шул юнәлештә башкарылган эшләрнең тагын 11 Краснокама гаиләсенә тораклы булырга ярдәм итүенә бик шатбыз, - дип сәламләде чарада катнашучыларны район хакимияте башлыгы вазифасын вакытлыча башкаручы Олег Гыйльфанов.
Шуны да билгеләргә кирәк, быел социаль түләү алучылар арасында агросәнәгать комплексы вәкилләре дә, социаль өлкәдә эшләүчеләр дә бар. Мәсәлән, Роберт Әглетдинов «Маяк» агрофирмасы»нда терлекче булып эшли. Сертификат алучылар арасында шул ук хуҗалыктан һәм «Раздолье»дан савымчылар, «Алга» токымчылык заводы»ннан төрле эшләрдә эшләүче дә бар.
Тантата вакытында, сертификат алучылар социаль түләүләрен төзелешләрен тәмамлауга тотачакларын белдерде – әлеге авыр һәм кыйммәткә төшкән эштә аларның барысы өчен бу ярдәм бик урынлы булачак.
«Сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән балалар һәм үсмерләр өчен реабилитация үзәге» дәүләт бюджет учреждениесенең социаль эш буенча белгече дә алган сертификатын йөрт төзелешен тәмамлауга тотачак. Ә менә Яңа Бура укытучысы, «Геркулес» үсмерләр клубы педагогы, Краснокама үзәк район дәваханәсе табибы, Куян балалар сәнгать мәктәбе укытучысы, «Никольск храмы» тарихи-мәдәни үзәге методисты, «Радуга» (Николо-Березовка авылы) балалар бакчасының тәрбияче ярдәмчесе гаиләләре социаль түләүләрен торак сатып алуга юнәлтергә планлаштыра.
Мәсәлән, Христина һәм Василий Шакирҗановлар Николо-Березовкада яши, ике бала тәрбияли.
- Безнең гаилә алдында торак мәсьәләсе кискен торды. Үзебезнең торак булмаганлыктан, без әлегә башка кеше фатирында яшәп торабыз. Социаль түләүләр алуга без берничә ел чиратта тордык, һәм, ниһаять, бу бәхетле көн килеп җитте. Сертификат алдык, хәзер Николо-Березовкадан фатир алырга уйлыйбыз, вариантлар эзли башладык инде, - дип уртаклашты Христина Шакирҗанова үзенең шатлыгы белән.
Читайте нас: