Кама таңнары
+12 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
җәмгыять
23 апрель 2019, 12:04

Булачак солдатлар ярышты

Районда Хәрби хезмәткә чакырылучылар көнен билгеләделәр.

Быел яз армиягә китүчеләрне башта район тарих һәм туган якны өйрәнү музеенда җыйдылар. Аларга экскурсия оештырып кына калмадылар, ә Чернобыль АЭСындагы фаҗигага багышланган лекция дә укыдылар. Егетләр алдында «Общее дело» иҗтимагый оешмасы координаторы Андрей Казанов һәм ВДВ ветераны, казак Алмаз Сәйфуллин чыгыш ясадылар.
Алга таба булачак солдатларны спортта сынадылар. Егетләр винтовкадан аттылар, автоматны сүтеп җыйдылар, турникта күтәрелделәр, гер күтәрделәр, озынлыкка сикерделәр. Физкультура, ОБЖ дәресләрендә һәм спорт секцияләрендә “чыныккан” егетләр кайда да аптырап тормадылар – бөтен биремнәрне дә яхшы үтәделәр.
Шулай да бөтен төр ярышлар буенча иң көчлесе дип Куян авыл советыннан Шамил Хуҗин танылды, икенче урын Яңа Нугай авыл советыннан Динар Шафиевка бирелде, өченче урында Никольск авыл советыннан Алексей Сапаев. Ә инде аерым төр ярышларга килгәндә, озынлыкка сикерүдә Шамил Хуҗинга тиңнәр булмады – ул 248 сантиметрга сикерде. Алексей Сапаев герне 40 тапкыр күтәрде һәм турникта 19 тапкыр күтәрелде. Динар Шафиев автоматны 39,77 секундта сүтеп җыйды. Иң төз атучы дип Шамил Хуҗин табылды – ул 36 очко җыйды.
Бәйрәмнең тантаналы өлеше бәйрәм табыны артында дәвам итте, мәдәният бүлеге егетләргә концерт та оештырды. Булачак солдатларга район хакимияте башлыгының социаль мәсьәләләр һәм кадрлар буенча урынбасары Лира Мостаева, Әфганстандагы хәрби хәрәкәтләр ветераннары Советы рәисе Надир Зикрин, Нефтекама, Агыйдел шәһәрләре, Краснокама районы хәрби комиссариатының бүлек җитәкчесе Фасих Садриев, Яшьләр эшләре буенча комитет рәисе Евгений Бармов теләкләрен җиткерделәр.
Теглар:армиявдв
Читайте нас: