Кама таңнары
+11 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
җәмгыять
23 апрель 2019, 17:39

Районның яшьләр советы йомгак ясады

Район Советы каршындагы яшьләр советының дүртенче утырышы киң һәм бай эчтәлекле булды.

Быел бу составында яшьләр советы соңгы елын эшли, июньдә алтынчы чакырылыш әгъзаларын сайларга туры киләчәк.
Утырышта яшьләр «Кама таңнары” район гәзите, район Советы депутатлары белән перспектив хезмәттәшлек сорауларын күтәрде. Яшьләр советының кураторы, район Советы депутаты Рөстәм Әхмәтов чыгышында 2019 елның әһәмиятле вакыйгаларына тукталды. Болар: Башкортстан Республикасы башлыгын һәм авыл биләмәләренә депутатлар сайлау. Яшьләр һәм куратор, урындагы үзидарә һәм дәүләт власте органнарында яшьләр вәкиллеге институтының нәтиҗәлелеге турында сүз алып барырга мөмкинлек бирәчәк сыйфатлы нәтиҗәгә эшләргә кирәк, дигән фикергә килделәр
Район хакимиятенең икътисад бүлегенең әйдәүче икътисадчысы Айдар Ибраһимов кече һәм урта эшкуарлыкка дәүләттән күрсәтелгән ярдәм төрләре, райондагы эшкуарлык үсеше турында сөйләде. Кыз һәм егетләрне бу тема бик кызыксындырды, сорау артыннан сорау яудырып кына тордылар. Ничек үз эшеңне ачарга, нинди срокларда заявка бирергә һәм башкалар турында сораштылар.
Яшьләр сәясәтен тормышка ашыруның киң таралган формаларының берсе булып бүген форумнар үткәрү тора. Район яшьләренең республика һәм район күләмендәге форумнарда катнашуы хакында яшьләр эшләре буенча комитет рәисе Евгений Бармов сөйләде. Чыгышын Евгений Александрович «Территория смыслов» дип аталган фильмны күрсәтүдән башлады. Ул яшьләрне актив, инициативалы булырга чакырды.
- Үзегезне күрсәтегез, төрле проектларда катнашудан курыкмагыз, һәркем менә дигән идеяләр белән чыга ала. Форумнарда катнашу – фикердәшләреңне табу, файдалы танышлар булдыру һәм тормышка булган карашларыңны үзгәртү ул, - диде Евгений Александрович
Яшьләр советының узган елда эшенә йомгак ясап, рәисе Алсу Хәлилова советның уңышында һәр активистның өлеше зур, дип белдерде. Егет һәм кызларның тырышлыгы да югары бәяләнгән. Мәсәлән, «Ел кешесе - 2018» район бәйрәмендә Яшьләр советы диплом белән бүләкләнгән.
Чара ахырында яшьләр алдында район Советы рәисе Айрат Мортазин чыгыш ясады. Районда яшьләр сәясәтен тормышка ашыруда зур өлеш керткәннәре, яңа башлангычларны хуплагананры, актив тормыш позициясе алып барганнары, яшьләр потенциалын район мәнфәгатьләрендә гамәлгә ашырганнары өчен Яшьләр советы әгъзаларын Рәхмәт хатлары белән бүләкләде. Алсу Хәлилова һәм Анастасия Тимербаева Башкортстан Республикасы Яшь депутатлар ассоциациясеннән Рәхмәт хатлары алдылар. Совет секретаре Алексей Горбачёв, «Единая Россия – Башкортостан» республика иҗтимагый-сәяси гәзитенең баш мөхәррир урынбасары Илья Макаров Яшьләр советы эшенең әһәмиятле булуын ассызыкладылар һәм алга таба да уңышлы эшләвен теләделәр.
Читайте нас: