Кама таңнары
+1 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
җәмгыять
25 апрель 2019, 18:16

Вакытында мөрәҗәгать итәргә кирәк

Түгәрәк өстәл артында диспансерлаштыруны тикшерделәр.

“Бердәм Русия” партиясе рәисе Д.Медведевның Башкортстан Республикасындагы җәмәгать кабул итү бүлмәсендә диспансерлаштыруга һәм халыкка медицина ярдәме күрсәтүгә багышланган түгәрәк өстәл узды. Аудиоэлемтә режимында аның эшенә безнең район да кушылды.
Республикада диспансерлаштыруга быел 300 миллион сумнан артыграк акча киткән."Ә былтыр 2 миллиард сумга якынрак", - диде БР Мәҗбүри медицина страховкалавының территориаль фонды директоры Альберт Яһүдин.
Ел башыннан фонд тарафыннан диспансерлаштыру буенча эшләргә 310 млн сумга якын түләнгән. Чагыштыру өчен – былтыр диспансерлаштыру буенча план 97,2 %ка үтәлгән, фонд 1,994 млрд сум түләгән, шул исәптән 387 млн сумын - Уфаның медицина учреждениеләренә.
Узган елда диспансерлаштыруны республикада барлыгы 787 мең кеше үткән, быелның беренче кварталында аны еллык планнан 23%ы үткән.
Узган елда районда план буенча диспансерлаштыруны 5250 кеше үтәргә тиеш булган, план 100%ка үтәлгән. Быел диспансерлаштыруны 5860 кеше үтәргә тиеш. Март азагына диспансерлаштыру буенча 1434 кеше мөрәҗәгать иткән, бу - планның 24,5%ы. Өч айда 58 кешедә беренче тапкыр кан әйләнеше белән бәйле чирләр табылган, 16 кешедә – кан әйләнеше органнары, 11 кешедә – сидек-җенес системасы, 24 кешедә – эндокрин системасы, сигез кешедә – кан органнары, җиде кешедә – нерв системасы, өч кешедә – сулыш органнары һәм алты башка төрле чирләр ачыкланган. Эшләүчеләр арасында 687 кеше тикшерелгән, ә бу - барлык диспансерлаштырылган кешеләрнең 47,9%ы. Яман шеш авырулары әлегә ачыкланмаган. Былтыр диспансерлаштыру вакытында алты кешедә яман шеш табылган булган.
Быел республикада күчмә мобильле медицина автопоезды эшли башлады. Халыкта сәламәтлек поезды дигән исем алган җайланма районга августта киләчәк. Атна дәвамында төпкел авылларда халыкны тикшереп кенә калмаячаклар, ә диагностикалау һәм дәвалау чараларын да күрәчәкләр. Сәламәтлек поезды кирәкле медицина җайланмасы белән җиһазланган, бу берьюлы берничә табибка эш алып барырга мөмкинлек бирә.
Түгәрәк өстәлдә катнашучылар диспансерлаштыру чараларын күбрәк кеше үтү мөмкинлеген тәэмин итү һәм аларның сыйфатын яхшырту ысулларын тикшерделәр. Моннан тыш, Мәҗбүри медицина страховкалавы фондының эше, диспансерлаштыруда страховкалау компанияләренең катнашуы тикшерелде.
Утырышның аерым өлеше халыкта сәламәт яшәү рәвешенә һәм диспансерлаштыру үтүгә омтылыш тудыру проблемасына багышланды.
- Диспансерлаштыру проблемалары кайда да бер: халыкка ничек хәбәр итәргә һәм кешеләрне дәваханәгә диспансерлаштыруга килергә ничек мәҗбүр итәргә, - диде Альберт Яһүдин.
Диспансерлаштыру шуның белән әһәмиятле – аның барышында теге яки бу чирне башланган чагында ачыкларга мөмкин, дип ассызыклады түгәрәк өстәлдә катнашучылар. Соңыннан үзәккә үтәрлек итеп авыртмасын өчен, табибка күренү мөмкинлегеннән файдаланырга кирәк.
Читайте нас: