Кама таңнары
+9 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
җәмгыять
26 апрель 2019, 12:16

Христианнар Пасханы бәйрәм итә

28 апрельдә православие динен тоучылар якты Пасха бәйрәмен билгели.

Христианнар бу бәйрәмне беренче гасырда Гайсә Мәсих терелгән көннән алып бәйрәм итәләр. Бәйрәм көне итеп 4 апрельдән (21 март искечә) соң тулы ай үткәч, беренче якшәмбе көн билгеләнә.
Бәйрәмгә кадәр олылар җиде атна ураза тота. Элек ураза тотудан бала-чага да читтә калмаган. Бу вакыт эчендә ураза тотучылар төрле үсемлекләрдән әзерләнгән ризыклар белән генә тукланырга тиешле. Олы ураза вакытында кеше сөйләү, җазыклы эшләр башкару тыела. Пасхага хәтле өч атна элек өй юыла, йорт тирәләре тазартыла. Олы көнгә каршы кичтә, мунча кереп чыккач, күпләп күкәй маныла. Хуҗа хатыннар иртәнгә кадәр тәм-том өлгертә, әче һәм төчегә басылган камырлардан күмәч, пилмән һәм башкаларны пешерә.
“Шулай да Пасха көнендә табында мотлак булырга тиешле ризык - артос икмәге. Грек теленнән тәрҗемә иткәндә, ул “куас икмәге”, дип атала. Бездә исә Пасхага йомырка пешереп буйыйлар, кулич ашыйлар гадәттә”, - дип белдерә Николо-Березовканың Никольск храмы рухание Алексий.
Электән бала-чага бу көнне олы бәйрәм итеп көтеп торган. Алар өчен махсус яңа киемнәр теккәннәр, һич югында яңа чабата яки тула оек хәстәрләгәннәр. Әниләр йомырка җыю өчен махсус капчыклар тегеп биргән.
Бәйрәм көнне өстәл мул итеп көйләнгән, шәм якканнар. Беренче булып кергән кешене эскәмиягә яки бусагага ук куелган мендәргә утыртканнар да: “...аягың җиңел булсын, тавык чебиләре күп булсын” дип теләк теләгәннәр. Беренче булып кыз бала керсә, тавык күп булыр, ир бала килеп керсә, әтәчләр ишәер дип тә уйлаганнар. Әгәр бала кыбырсынмыйча, тик кенә утырса, тавыклар әйбәт утырыр, чебине күп чыгарыр дигән ышану да булган.
Тулаем алганда, йомырка җыю бик җанлы төстә, күңелле үткән һәм ике-өч сәгать дәвам иткән. Аннары бала-чага урамга чыгып, җыйган йомыркаларны тәгәрәтеп, төрле уеннар уйнаган. Бала-чаганың йорттан-йортка кереп йомырка җыеп йөрүе зур тәрбияви әһәмияткә ия булган. Алар үзләренең туганнары һәм якын кешеләре белән очрашкан, сөйләшкән, аралашкан.
Бу вакытта өлкәннәр балаларны игътибар белән күзәткән: исәнләшә беләме, кыюмы, тапкырмы, оялчанмы – гомумән, баланың үз-үзен тотышына бәя биргәнннәр. Икенче яктан исә, балалар да өлкәннәрнең ачыклыгын,кунакчыллыгын, юмартлыгын, түземлелеген сынаган.
Бу көнне кешеләр бер-берсен “Христос воскрес” дип сәламли, аңа тиешле җавабын “Чыннан терелеп торган” дип кайтаралар.
Теглар:пасха
Читайте нас: