Кама таңнары
+4 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
җәмгыять
29 апрель 2019, 13:38

Аккошлар парлап таяна суның дулкыннарына

Быел яз безнең якларны аккошлар аеруча үз итте. Ике-өч атна элек бөтен шәһәр, Камага төшкән аккошларны күрергә дип, Николо-Березовкага барды. Ә Яңа Бура һәм Саклау якларында алар күл саен диярлек йөзеп йөриләр.

Быел яз безнең якларны аккошлар аеруча үз итте. Ике-өч атна элек бөтен шәһәр, Камага төшкән аккошларны күрергә дип, Николо-Березовкага барды. Ә Яңа Бура һәм Саклау якларында алар күл саен диярлек йөзеп йөриләр.
Чираттагы командировкабызда без дә Иске Бөртек янындагы күлгә төшкән аккошларны күреп кайттык. Шундый матурлар үзләре! Һәм кешеләрдән куркып та карамыйлар. Күнегеп беткәннәр, күрәсең, чөнки нәзакәтле, салмак кына йөзеп йөрүче аккошларны күрергә дип, бирегә машиналар еш килә. Ә яр буенда урнашкан урамда яшәүчеләргә ничек рәхәт! Тәрәзәңнән карыйсың – ә анда аккошлар сине сәламли.
- Аккошлар чыннан да күбәяме, әллә соң электән аларны күрмәдек кенәме? – дип сорадым мин «Охотники за трофеями» аучылык-балыкчылык клубының башкарма директоры Петр Павликовтан.
- Сез хаклы, алар күбәя, чөнки аларны яхшырак саклый башладылар. Бу кошлар Кызыл китапка кертелгән, һәм аларны аткан өчен җинаять җаваплылыгы каралган. Ә менә казлар аз хәзер, чөнки басуларга юньләп чәчмиләр, һәм аларга азык табу кыенлаша. Шунлыктан башка якларга китәләр. Ә аккошлар суда яшиләр һәм судагы үсемлек, тереклек белән туеналар, шуңа күрә бездә аларга - иркенлек.
- Моңарчы Камага аккошлар килгәнен ишеткәнем юк иде әле.
- Аккошлар безгә бозлар эри башланчы ук килә. Ә инде елгалар боздан иртәрәк ачылганга күрә, алар башта Кама һәм Агыйделгә төшә. Күлләрдә боз эрегәч, алар шунда күчә. Ояларын да шунда оя коралар.
- Безгә аккошларның нинди төрләре килә?
- Күпчлеге ысылдаучы һәм кыйгаклаучы аккошлар. Алар томшыклары һәм тәпиләренең төсе белән аерыла: ысылдаучыларында алар кызыл, ә кыйгаклаучыларында – кара. Ә менә кара аккошларның безгә килгәне юк, - ди Петр Кимович.
Әйткәндәй, интернеттан караганча, 26 мартта яшь наруралистлар Камада Никольск храмы янында күргән аккошлар – ысылдаучы аккошлар. Алар аккошларның ныграк «цивилизацияләнгән» төре, диләр. Европада ысылдаучы аккошлар кешеләр белән янәшә яши һәм алардан курыкмыйлар. Кешеләргә тыныч караган Иске Бөртек аккошлары да ысылдаучылар төреннәндер, бәлкем.
Читайте нас: