Кама таңнары
+21 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
җәмгыять
29 апрель 2019, 15:04

Шаулап үсәр без утырткан агачлар

Шимбә көнне республикада «Яшел Башкортстан» акциясе үтте. Аңа безнең районда да актив кушылдылар.

Узган ел азагында Арлан авылында җәмәгать үзәге ачылуын барысы да белә. Бу турыда безнең гәзиттә дә күп язылды. Җәмәгать үзәге һәм балалар бакчасы арасына бушлык хасил булган һәм авыл халкы шунда агачлар утыртырга карар иткән.
Аллеяның исемен дә тапканнар - Хәтер аллеясы. Чөнки якында гына Бөек Ватан сугышында катнашучылар истәлегенә обелиск, Бөек княгиня Елизавета Федоровнаның 1910 елның июлендә Арланга килүе хөрмәтенә мемориаль такта да урнашкан. Арлан авыл советы авыл биләмәсе башлыгы Раиса Сатаева раславынча, булачак аллея урынында элек Арлан нефтен ачучыларның бараклары торган.
Бушлыкка чыршы, каен һәм алмагач утыртырга карар иткәннәр. Утыртыр өчен чыршы һәм каен үсентеләрен - Краснокама урманчылыгы, ә җимеш агачларын Арлан авыл биләмәсе территориясендә урнашкан Рамил Хәбибуллинның «Алмагач» җимешлеге бүлгән.
Өмә алдыннан район Советы депутаты, Краснокама ГРЭСы начальнигы Гамир Миһранов җитәкчелегендә агач утыртыр өчен чокырлар чокыганнар. Ә «Семенов» крестьян-фермер хуҗалыгы башлыгы Евгений Семенов кара җир китерүне оештырган, чөнки биредә җир комлы, яшь үсентеләр тиз генә тамыр алып китәлмәс иде.
Өмәдә катнашучыларга әзер чокырларга чиләк белән кара җир салып чыгуы һәм аңа үсентеләрне утыртуы авыр булмады. Шул авылда яшәүче Александр Кугубаев утыртылган үсентеләргә су сибү мәсьәләсен дә хәл иткән - үзенең цистерналы машинасы белән су алып килгән. Бу җәмәгать үзәге казанлыгы операторы башкарган изге гамәлләрнең беренчесе генә түгел. Ул үзенең су ташый торган машинасы белән ирекле янгын сүндерү командасы составында кизү дә тора.
Тулырак "Кама таңнары" гәзитенең 18нче санында укыгыз.
Читайте нас: