Кама таңнары
+18 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
җәмгыять
30 апрель 2019, 15:13

Аппендицитка диагноз кую җиңелме?

Суалчансыман үсенте гадәттәге урынында урнашкан булса, олыларда һәм зуррак яшьтәге балаларда аппендицитны диагностикалау авыр түгел.

Суалчансыман үсенте һәм аның ялкынсынуы - аппендицит турында ишетмәгән кеше юктыр, мөгаен. Юан эчәкнең беренче бүлеге - сукыр эчәк. Суалчансыман үсенте сукыр эчәкнең арткы медиаль өслегеннән янбаш-сукыр эчәк тоташуыннан астарак китә. Аның озынлыгы (8-10 см) һәм урнашуы төрле була ала. Үсенте сукыр эчәккә суалчансыман үсентенең тишеге аша ачыла.
Суалчансыман үсенте гадәттәге урынында урнашкан булса, олыларда һәм зуррак яшьтәге балаларда аппендицитны диагностикалау авыр түгел. Авыру күпчелек эчнең бөтен җире, кайвакыт күкрәк асты авырту белән башлана, аннары авырту акрынлап уң яктан кабырга белән эч арасына күчә. Күпчелек кешеләрнең косасы килә башлый, 1-2 тапкыр косарга да мөмкиннәр, ләкин аннан гына аларның хәлләре җиңеләйми, кайберәүләрнең бер тапкыр эчләре китәргә яисә катырга мөмкин. Авыру башлануның беренче сәгатьләрендә тән температурасы нормаль була, тәүлек азагына ул 37,5-38 градуска кадәр күтәрелелә. Хирург эчкә басып караганда, уң якта кабырга белән эч арасында авырту сизелә.
Авыру башланганда, өч яшькә кадәрге балалар тынгысызга әйләнә, ашаудан баш тарта, тән температурасы 38-39 градуска кадәр күтәрелә, күп тапкырлар коса, аңа эч китүю өстәлә. Бу билгеләр эчәк инфекциясенә дә хас. Шуңа күрә ата-аналар, шул исәптән кайбер табиблар да, ялгышып, шул билгеләр буенча авыруны эчәк инфекциясе дип кабул итәләр. Аппендицитны соңлап ачыклау төрле начар өзлегүләргә: корсак абсцессына яисә җәелгән перитонитка китерергә мөмкин.
Нефтекама шәһәр дәваханәсенең балалар хирургы Руслан Раянов һәм ашыгыч медицина ярдәме табибы Нәзир Низаевның «Балалар хирургиясе» фәнни-гамәли журналының 1нче санында (2019 ел) басылган мәкаләсе нәкъ абдоминаль авыртуларны дифференцировкалауга багышланган. Мәкалә төрле белгечлекләр табибларына, иң беренче, һөнәри бурычлары аркасында балаларда абдоминаль авыртуларга диагноз кую белән шөгыльләнүче педиатрлар, хирурглар, ашыгыч ярдәм фельдшерлары өчен бик файдалы булачак.
Хөрмәтле ата-аналар, әгәр дә сезнең балагыз кинәт генә көйсезләнә башласа, тынгысызга әйләнсә, ашаудан баш тартса, начар йокласа, күп тапкырлар косса, эче китсә һәм темпертатурасы 38-39 градуска кадәр күтәрелсә, куркыныч һәм яман авыру – аппендицитны үткәрмәс өчен табибка мөрәҗәгать итегез. Никадәр иртә дөрес диагноз куела һәм балага вакытында операция ясала, аның начар нәтиҗәләре шулкадәр азрак була.
Читайте нас: