Барлык яңалыклар
җәмгыять
30 апрель 2019, 16:31

Безнең район «яшелләр» рәтендә булыр әле

Радий Фәритович үзенең кул астында эшләүчеләренә 1 июньгә кадәр районда кадрлар мәсьәләсен хәл итәргә кушты.

29 апрельдә Башкортстан Республикасының гамәлдәге башлыгы Радий Хәбиров, атна саен дүшәмбедә үткәргән видеоконференциясендә, безнең Краснокама районы аерым игътибарга лаек булды. Ә моны БР Хөкүмәтенең премьер-министр урынбасары вазифасын вакытлыча башкаручы Илшат Таҗитдинов тарафыннан игълан ителгән 2019 елның 1 кварталына муниципаль берәмлекләр хакимиятләренең рейтингы раслады.
Андый мониторинг беренче тапкыр һәм 64 күрсәткеч буенча үткәрелгән, шуларның 25е – тормыш сыйфатына, 9ы – талантлы балаларга, 16сы – муниципалитетларның нәтиҗәлелегенә, 14е үсеш территорияләренә кагылган. Муниципаль берәмлекләр өч төркемгә бүленгән: авыл районнары, шәһәр округлары, берләшкән шәһәрләр һәм районнар. Рейтинг «яшел зона» дип аталган лидерларны билгели. «Сары зона» уртача күрсәткечләрне аңлата, «кызыл зона» муниципалитетлар хакимиятләрендә җитешсезлекләр булуына күрсәтә. Шундый ук принцип буенча бөтен ил буенча төбәк башлыклары эшчәнлегенә бәя бирелә.
«Тормыш сыйфаты» төркеме үзенә йортлар, ихаталарны карап тоту сыйфаты, урамнарны, җәмәгать территорияләрен төзекләндерү, транспортның уңайлылыгы, чүп чыгару кебек күрсәткечләрне берләштерә. «Талантлы балалар» исеме астындагы күрсәткечләр беренче сменада укучы балалар санын, балалар бакчалары белән тәэмин ителгәнлекне, укучыларның уңышларын, өстәмә белем алуга җәлеп ителүне үз эченә ала. «Нәтиҗәле муниципалитет» категориясе районнар һәм шәһәрләрнең икътисади күрсәткечләрен, табиблар белән тәэмин ителгәнлекне, демография, миграция һәм башка күрсәткечләрне күзаллый. «Үсеш территориясе» районнар һәм шәһәрләрне халкының активлыгы һәм эшлеклелеге, бизнесны үстерү, инвестицияләрне җәлеп итү, хезмәт хакының күләме аша карый.
Кызганычка каршы, безнең район «яшел зона»га бик сирәк эләкте: атап әйткәндә, беренче сменада укучылар саны, транспортның уңайлылыгы, спорт белән җәлеп ителү һәм башкалар буенча. Район шулай ук урындагы бюджет чыгымнарын үз кереме белән каплатучы авыл районнары арасында дүртенче урында тора – 48% (1 урында – Уфа районы, 86,7%). Хезмәт хакы күләме буенча Краснокама районы республикада өченче урында (1 урында – Уфа районы, 45357 сум.) Нәтиҗәдә авыл районнары арасында беренче урынны Әлшәй районы алган. Күршеләрдән беренче унлыкка Яңавыл районы гына кергән.
Ә төбәк җитәкчесе игътибарына без «Инцидент - менеджмент» системасы эше йомгаклары буенча эләктек – ягъни муниципалитетларның гражданнар мөрәҗәгатьләре белән социаль челтәрләр аша эшләве. Биредә безнең район рейтингның иң азагында, өстәвенә 8 балл җитми дә.
Радий Хәбиров артта калучы, шул исәптән безнең районга да карата болай диде:
- Район тетрәнеп тора. Мин Таҗитдинны махсус күзәтеп һәм тыңлап тордым – Краснокама районы бөтенләй юк кебек.
Без аны үзебез шундый хәлгә төшердек. Менә дигән район, кешеләре, икътисады менә дигән! Һәм хәзер шундый хәлгә төште! Бу һичшиксез безнең үзебезнең гаеп... Бу безнең маңгайга, ә район халкына да, башлыксыз яшәгән идарә аппаратына да түгел, кызыл белән язылган». Радий Фәритович үзенең кул астында эшләүчеләренә 1 июньгә кадәр кадрлар мәсьәләсен хәл итәргә кушты һәм азакта: «Краснокама районы яхшы күрсәткечләргә дәгъва итә ала», - дип ассызыклады.
Төбәк башлыгыннан районыбыз һәм аның кешеләре - сезнең белән безнең турында шундый сүзләр ишетүе йөрәккә май булып ятты. Без аны кыен хәлдә калдырмабыз дип ышанасы килә. Һәм безнең район да «яшелләр» рәтендә булыр әле!
Фото: glavarb.ru
Читайте нас: