Сулыклар якын булганлыктан, безнең районның күп кенә торак пунктларына ташкын вакытында су басу куркынычы яный. Үз вакытында, район территориясендә урнашкан авылларны, җитештерү объектларын, авыл хуҗалыгы җирләрен куркынычсызландыру өчен тирә-якта бер-бер артлы дамбалар челтәре төзеделәр. Бу корылмаларның күбесен нефтьчеләр төзеде, төзелеш төрле елларда барды. Иң беренче – 1982 елда – Саузбаш дамбасы сафка кертелде. Бүгенге көндә «Башнефть-Добыча» биш дамбаны хезмәтләндерә, шуларның өчесе «Арланнефть» идарәсенең җитештерү объектларын һәм безнең район җирләрен саклый. Аларның озынлыгы 26,7 км, 23,08 км һәм 5,2 км.
- Безнең цех 23 километрлы дамбаны хезмәтләндерә. Ул файдалануга 1988 елда кертелде. Дамба 700дән артык нефть чыгару объектларын су басудан саклап кына калмый, ул өч дистә ел инде 1840 гектар авыл хуҗалыгы җирләрен сазланудан һәм Иске Бөртек, Яңа Бөртек, Мәнәк, Мерәс, Яңа Бура, Иске Бура, Кирәмәт, Редькино, Яңа Каенлык һәм Куян авылларын су басудан да саклый.
Әлеге авылларда 1500дән күбрәк шәхси хуҗалык су басудан саклана. Әлеге дамба булмаганда 87 квадрат метр мәйданны су басу ихтималы бар. Дүрт сәгать эчендә 7919 кеше су астында калырга мөмкин, - дип билгеләде «Южарлан»ның 3нче санлы нефть һәм газ чыгару цехы начальнигы Рамил Шәйхлисламов гидротехник корылманың әһәмиятлелеген.
Нәкъ шуңа күрә дә гидротехник корылмаларны хезмәтләндерүгә һәм аларның ышанычлылыгын тәэмин итүгә нефтьчеләр зур игътибар бирә.
- Без дамбаның торышын даими күзәтеп торабыз, аны ремонтлыйбыз, яңартабыз. Дамба сырты буенча промысел юлы үтә, аны «Башнефть-Добыча» җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте ел әйләнәсенә карап тота, шул рәвешле урындагы халыкка транспорт белән йөрү мөмкинлеген бирә, һәм ул юлдан биш авыл халкы файдалана, - дип сөйли Рамил Кәбирович.
Тулырак "Кама таңнары" гәзитенең 19нчы санында укыгыз.