Кама таңнары
+3 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
җәмгыять
8 Май 2019, 18:11

Без дә генераллы булдык!

Районыбызда һөнәри хәрбиләр күп. Мәсәлән, Редькино авылында гына да бүген отставкадагы өч офицер - подполковник Григорий Умурбаев, медицина хезмәте полковнигы Роман Иликбаев һәм генерал-майор Хәлил Фәрхетдинов - яшиләр.

Районыбызда һөнәри хәрбиләр күп. Мәсәлән, Редькино авылында гына да бүген отставкадагы өч офицер - подполковник Григорий Умурбаев, медицина хезмәте полковнигы Роман Иликбаев һәм генерал-майор Хәлил Фәрхетдинов - яшиләр.
Беренче ике кешене үзләре туып үскән һәм хезмәтләрен тутырып кайтып шунда яшәргә төпләнеп калган Редькинода гына түгел, ә бөтен районда яхшы белсәләр, генерал-майор Хәлил Фәрхетдинов турында ишетүче табылмастыр, чөнки Редькинода ул бер ел элек кенә яши башлый.
Хәлил Хәйри улы 1948 елда Яңавыл районының Кисәккаен авылында туа. Урта мәктәпне тәмамлагач, Ленин комсомолы исемендәге Вольск шәһәрендәге югары хәрби тыл училищесына керә. Аннан соң яшь лейтенантны Совет-Кытай чигенә җибәрәләр. Бу 1970 ел була. Ә моңа кадәр, 1969 елның 2 һәм 15 мартында, Даманский утравы янында СССР һәм КХР арасында хәрби бәрелешләр була. Бу - Русия һәм Кытайның хәзерге тарихында иң зур конфликт. Шунлыктан илебез чигендә тынычлык бозыла, кытай лазутчиклары безнең чик сакчыларын ничек тә котыртырга тырыша. Әмма гаскәрләребез батырлык һәм салкын канлылык үрнәген күрсәтә. Нәтиҗәдә ике держава арасында сугыш чыгу куркынычы бетерелә.
Ә 1977 елда Хәлил Фәрхетдиновны Ленинградта урнашкан Тыл һәм транспорт хәрби академиясенә җибәрәләр. Биредә аны команда-штаб факультетына кабул итәләр. Хәрби академиягә керү – бик сирәк елмая торган бәхет. Кечкенә авылда туып үскән гади егетнең артыннан этүчесе дә, алдан тартучысы да булмый. Барысына да үз тырышлыгы белән ирешә ул.
Академияне тәмамлагач, Хәлил Фәрхетдиновка «майор» званиесен бирәләр һәм Грузиядәге чик буе отрядына начальник урынбасары итеп раслыйлар. Ә монысы инде бөтенләй башка киңлекләр. Дивизиягә тиңләшкән чик буе отряды составына 14 чик заставасы кергән. Бу зур хуҗалыкны даими хәрби хәзерлек режимында тотарга кирәк була.
Читайте нас: