Кама таңнары
+6 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
җәмгыять
8 Май 2019, 16:59

Илле яшьлекләргә ишек ябык

Өлкән буынга ничек эш табарга соң?

Илле яшьтән соң эш табулары авыр икән ул. Эш бирүчеләрнең “карт-корыны” аласылары килми, һәм инде бу очракта эшкә түгел, ә әңгәмәгә чакырулары да олы бәхет булып тоела. Еш кына стажлы һәм тәҗрибәле кешеләр еллар буе яңа эш урыны эзләргә мәҗбүр, ә инде тапкач, түбән хезмәт хакына тир түгәргә дә әзерләр. Яшь һәм тырыш кешеләр үкчәгә басып килгәндә илледән соң кайда һәм ничек эш табарга соң? Хезмәт базарының усал шартларында өлкән буынга ничек исән калырга?
Эш бирүчеләр 35 яшькә җитмәгәннәрне, иң ахыргы очракта 40гы тулмаганнарны алырга тырыша. Илледән узганнар – иң “уңайсыз” кандидатлар, аларның резюмелары да соңгы чиратта гына карала. Без 50 яшьтән соң эшсез калган һәм яңа эш табарга тырышкан кешеләр белән күрешеп сөйләштек.
Светланага 52 яшь, ул Нефтекамада яши. Ел ярым элек кыскартылуга эләккән. Светлана 30 ел финанс өлкәсендә эшләгән, озак еллар баш бухгалтер булып утырган. Һәм инде менә ел ярым эш эзли һәм берничек тә табалмый икән. “Мәшгульлек үзәгендә исәптә торам. Барган саен диярлек инспектор эшкә юллама бирә. Мин бу вакыт эчендә бөтен промзонаны йөреп чыктым инде, чөнки еш кына мине шунда җибәрәләр. Кая гына керсәм дә, урын юк инде, диләр. Ә аннары сайтка кереп карыйм да, вакансиянең шул килеш торганын күрәм. Кайчак белдерү
буенча үзем дә эш эзлим инде. Эш бирүчегә шылтыратсам да, ул иң беренче тәҗрибәм турында түгел, ә ничә яшьтә икәнлегемне сорый. Соңыннан шылтыратырбыз диләр, ләкин шылтыратмыйлар. Нәрсә эшләргә дә белмим, кайдадыр эш табачагыма өметләрем сүнде инде минем”, - дип сөйли Светлана.
Икенче танышыма 51 яшь. Сергей – тәҗрибәле водитель. Күптән түгел аның “Ашыгыч ярдәм” машинасында эшләүче дусты, кеше җитми дип, үзләренә эшкә чакырган. Сергей барган, механик белән күрешкән, һәм тегесе, мин сине бик теләп эшкә алыр идем, ләкин бездә 45 яшьтән узганнарны алырга кушмыйлар, дигән.
Тагын бер ахирәтем берничек тә эшкә урнашалмыйча җәфалана. Ирина эшләгән оешмада аларның бүлеген бетергәннәр. Тик хезмәт кенәгәсендә “эшчеләр штатын кыскарту буенча җибәрелгән” дип язудан баш тартканнар. “Ике як килешүе буенча” дип язарга тәкъдим иткәннәр. Ирина инде ел буе эш бирүчеләр белән сөйләшүләргә йөри, тик эшкә алучы гына юк үзен.
“Белдерү буенча шылтыратам да, миңа инде 50 яшь, сезнең яшь буенча чикләүләрегез бармы, эшкә алачагыгызга исәп тота аламмы, дип сорыйм. Ничә яшьтә булуыгыз мөһим түгел, дигән булалар. Берчак шулай әңгәмәне уздым, стажировкага чыктым, бер көннән соң, шылтыратып, укырга чакырырга тиеш иделәр. Тик шылтыратучы булмады, үзем элемтәгә чыктым. "Гафу итегез, эшчеләрне тупладык инде", – җаваплары шул булды. Үземә яраклы вакансияне табып, сөйләшүгә барып кайткач, тагын шулай ук кабатланды. Мин сөйләшүгә барган оешмаларда коллективларның яшь булуын исәпкә алып, эш бирүче, эшкә алганда яшь буенча чикләү кертүне тыючы законны белеп, миннән сөйләшүдән соң ук котылырга теләде инде, дигән фикергә киләм мин. Мондый очракта нәрсә эшләп була, чөнки шул ук оешмаларга мин дәгъва иткән урыннарга эшчеләр кирәклеге турында сайтта белдерү тора, димәк, кеше кирәк булып чыга?..”, -
дип аптырый да, ачулана да Ирина.
Кырык тугыз яшьлек танышым Айрат, җитәкчесе белән килешә алмыйча, директор
урынбасары вазифасыннан киткәч, шулай ук эшкә урнашалмыйча интекте. Ике эшне ул таныш-белешләре аша гына тапты, тик алары аңа квалификациясе буенча туры килмәде һәм ошамады да. Ике фирма да тиз арада ябылдылар, шуннан соң танышым үз эшен ачарга - евроремонт белән шөгыльләнеп карарга булды. Хәзер Айрат, бик дөрес эшләдем, дип ышана: ул акча да эшли, эшеннән канәгатьләнү дә ала.
Эш эзләү буенча үземнең тәҗрибәм белән дә уртаклаша алам. Һөнәрем минем иҗади, кызыклы - мин журналист. Ләкин, кызганычка каршы, басма матбугат базары хәзер авыр чорын кичерә, чөнки гәзит-журналлар бер-бер артлы ябыла. Элеккеге кебек кәгазь гәзит укучылар юк хәзер, аларны бастыру да кыйммәткә төшә. Әйтик, Нефтекамада 25 ел элек 20дән артык гәзит-журнал бар иде, хәзер алар бетте диярлек. Мин берничә тапкыр эшсез калдым. Эшсез калган саен мәшгульлек үзәгенә исәпкә бастым, һәм минем һөнәрем буенча бернәрсә дә тәкъдим итәлмиләр иде. Үзаллы эш эзләп караган чакларым да булды, тик эш бирүчеләрнең күбесенә 35 яшькә кадәргеләр кирәк булып чыкты.
Тулырак "Кама таңнары" гәзитенең 19нчы санында укыгыз.
Читайте нас: