Кама таңнары
+17 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
җәмгыять
15 Май 2019, 12:47

Зарядкага басыгыз!

Николо-Березовка авылында «Зарядкага йолдыз белән» төбәк акция-эстфетасы үтте.

Акциянең оештыручылары булып Башкортстан Республикасының «Бердәм Русия» партиясе яклылар төбәк советы, «Алга, Башкортстан!» хәрәкәтенә кергән яшьләр оешмалары чыгыш ясады. Әлеге акция эстафета формасында Башкортстанның барлык муниципалитетларында да үтә һәм сәламәт яшәү рәвешен популярлаштыруга юнәлтелгән. 8 майда акция Нефтекама шәһәрендә үтте, һәм зарядка тәмамланганнан соң, район хакимияте башлыгының социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Ирина Әхмәдишина эстафета таякчыгын Красонокама районы Советы секретаре Алексей Горбачевка тапшырды.
Үзәк район мәдәният йорты алдындагы мәйданда район мәктәпләре укучылары, мәгариф бүлеге, китапханәләр, мәдәният бүлеге, «Прикамье» физкультура-сәламәтләндерү комплексы хезмәткәрләре һәм сәламәт яшәү рәвешенә битараф булмаган краснокамалылар җыелды. Дресс-код «катгый» иде – спорт киеме һәм яхшы кәеф.
Барлык катнашучыларны да район Советы секретаре Алексей Горбачев сәламләде. Аннары краснокамалыларны «кыздырырга» һәм район спорты йолдызлары, җиңү баскычында күп тапкырлар торган краснокамалылар чыкты. Болар – тренер, йөзү буенча БР чемпионы, Русия Спорт министрлыгының милли спорт премиясе лауреаты Ольга Изилаева, йөзү буенча БР чемпионы, полиатлон буенча спорт мастерлыгына кандидат, инструктор Вера Исмәгыйлова, фитнес буенча тренер, спорт гимнастикасы буенча спорт мастерлыгына кандидат, «Прикамье» комплексының «Адреналинки» командасы җитәкчесе Гүзәл Шәмсиева.
«Йолдыз белән зарядка» бик күңелле үтте. Йолдызлар белән бергә күнегүләр комплексын олылар да, балалар да бик теләп башкарды. Уңышлы спортчылар үрнәге спорт белән тагын да ныграк шөгыльләнер өчен көч һәм дәрт бирә.
Зарядка тәмамланганнан соң Алексей Горбачев акция эстафетасын Яңавыл шәһәренә тапшырды. Акция бөтен республика буенча үткәннән соң, эстафета Уфага тапшырылачак, һәм анда 2-8 сентябрьдә йомгаклар ясалачак. Акция йомгаклары буенча «Иң күләмле зарядка», «Иң күп сөйләнелгән зарядка», «Иң креатив зарядка» номинацияләре буенча өч район һәм өч шәһәр билгеләнәчәк.
Читайте нас: