Кама таңнары
+6 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
җәмгыять
17 Май 2019, 15:14

Тәрбия урыны

18 май - Халыкара музейлар көне.

«Мин сине музейга алып барам…» - Сергей Михалковның шигырен хәтерлисезме? Минем өчен музей – бүгенге көндә тарихны күрү мөмкинлеген бирүче аерым киңлек ул. Анда бик кызыклы эш кайный. Бәйрәм алдыннан без районның тарих һәм туган якны өйрәнү музее директоры Юлия Калугина белән әңгәмәләштек.
- Юлия Сергеевна, Сез музей белән күптәннән җитәкчелек итәсезме? Аңа кадәр кем булып эшләдегез?
- Мин музей белән 2016 елда җитәкчелек итә башладым. Гомумән музейда 2001 елдан бирле эшлим. Башта караучы булып эшләдем, ул - килгән кешеләр өчен күренмәгән, ләкин музей эше өчен бик мөһим булган һөнәрләрнең берсе. Караучы музей фондлары белән шөгыльләнә – исәп алып бара, документлар белән эшли, аның сакланышы өчен җавап бирә. Ул музей экспонатларын саклауга ала, терки, маркалый, системага сала.
- Һәркем музей хезмәткәре була аламы? Моның өчен нинди сыйфат¬ларга һәм белемгә ия булырга кирәк?
- Музейда эшләр өчен туган якның тарихын, табигатен, мәдәниятен белергә кирәк. Кеше күбрәк белергә омтылырга, үз өстендә эшләргә һәм белем дәрәҗәсен арттырырга, экскурсияләр үткәрү методикасын камилләштерергә тиеш. Шул ук вакытта хезмәттәшләрең, музейга килүчеләр белән даими элемтәдә тору мөһим. Музей хезмәткәрләре тарихны гына түгел, музейда нинди экспонатлар барлыгын да белергә тиеш.
- Үзегезнең хезмәттәшләрегез турында сөйләгез әле.
- Без бишәү. Беренче көннәрдән үк музейда БР атказанган мәдәният хезмәткәре Гөлсем Галиева, экскурсияче Елена Некрасова эшли. Экскурсия эше – халык арасында алып барылган мәдәни-агарту эшенең мөһим өлеше. Елена Викторовна үзе белгән нәрсәләрне киң аудиториягә нәтиҗәле җиткерә.

Коллективта шулай ук фәнни хезмәткәр Елена Степкина һәм музей әйберләрен саклаучы Екатерина Әмирханова эшли. Без – бер команда, һәм безнең максатыбыз да бер – музейны килүчеләр өчен кызыклы итеп эшләү.

Элек безнең ике генә чаралар формасы бар иде: экскурсияләр һәм лекцияләр. Хәзер без эш формаларын киңәйттек, болар – эзләнүләр белән экскурсияләр, квестлар, уеннар, күчмә экскурсияләр, әңгәмәләр. Быел без чараларга Алсу Хәлилова җитәкчелегендәге «Алтын каурый» театр студиясенә йөргән балаларны да җәлеп итәбез. Барлык чараларда да мультимедиа презентациясе кулланыла.
- Юлия Сергеевна, бүген районның тарих һәм туган якны өйрәнү музее никадәр бай? Ул ун ел элек нинди иде? Запаста яткан экспонатлар күпме?
- 2010 елда музейның фонды 7100 экспонаттан торса, бүгенге көндә анда 11870 экспонат бар. Күрүегезчә, музей елдан-ел тулылана бара. Хезмәткәрләр ел саен «Музейга экспонат бүләк ит» акциясен игълан итә. Һәм анда район халкы актив катнаша, без аларга шуның өчен бик рәхмәтле.

Экспонатларның күбесе саклауда тора, без, әлбәттә, күргәзмәләрне яңартып торабыз. Безнең бердәнбер җитешсезлек – зур экспозицияләр өчен мәйдан аз. Гомумән, музейда бик уңайлы, ямьле, килгән кешеләргә бик ошый. Район хакимияте ярдәме белән 2018 елда музей бинасына ремонт ясалды.
- Музей районның мәдәни тормышында нинди урын алып тора?


Тулырак "Кама таңнары "гәзитенең 20нче санында укыгыз.

Читайте нас: