Кама таңнары
+17 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
җәмгыять
27 Май 2019, 19:15

Имам-хатыйблар нәрсәгә зарлана?

Яңа Актанышбаш авылы мәчетендә Краснокама мөхтәсибе район хакимияте башлыгы вазифасын вакытлыча башкаручы Рөстәм Мусин белән очрашты.

Районның имам-мөхтәсибе Рафаэль хәзрәт Әхмәдишин сүзләре буенча, районда әлеге вакытта 20 мәхәллә теркәлгән. Шунысы куанычлы, барлык мәхәлләләрнең дә имам-хатыйблары расланган. Унбиш мәхәлләнең мәчете бар. Мәчетләр һәм имам-хатыйблар халыкны, аеруча яшьләрне, тәрбияләү буенча зур эш алып бара. Аларда Ураза бәйрәме һәм Корбан бәйрәме кебек олы дини бәйрәмнәр үткәрелә. Кайберләрендә кыш көне гарәп телен өйрәнү буенча курслар оештырыла.
Әлеге вакытта дүрт мәчет төзелеп килә, шуларның икесе – Яңа Хаҗи һәм Иске Янъегет авылларында буел файдалануга тапшырылырга тиеш.
Рафаэль хәзрәт билгеләвенчә, имам-хатыйблар һәм мәхәллә советлары көндәлек эшләрендә зур авырлыклар белән очраша. Бүген ун имам-хатыйб 65 яшьтән узган, ә алтысы бөтенләй 75 яшьтән олы. Әгәр дә алар сәламәтлекләре торышы буенча үз вазифаларын калдырса, аларны алыштырырдай кешеләр юк. Шуңа күрә алдагы өч-дүрт елда безнең районда имамнарга кытлык булуы ихтимал. Моны булдырмас өчен, хезмәт хакы һәм имам-хатыйбларга торак мәсьәләсен хәл итәргә кирәк. Югыйсә, яшьләр бу эшкә бармаячак.
Тулырак "Кама таңнары" гәзитенең 22нче санында укыгыз.
Читайте нас: