Кама таңнары
+1 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
җәмгыять
27 Май 2019, 16:00

Куян авылында балалар бакчасы төзелә

«Башкортстанның 100 еллыгына – 100 объект» программасы кысаларында республика буенча объектлар төзү бара.

«Башкортстанның 100 еллыгына – 100 объект» программасы кысаларында республика буенча объектлар төзү бара. Иң күп объектларны мәгариф системасы алачак - 41, шулай ук 19 – физкультура, 14 - мәдәният, 11 сәламәтлек саклау системасы һәм торак-коммуналь хуҗалык объекты төзеләчәк. Программаның байтак объектлары файдалануга тапшырылган һәм халыкка хезмәт итә башлаган. Әлеге программа кысаларында безнең районда Куян авылында 95 урынлык балалар бакчасы да төзелә.
Заказчысы Башкортстан Республикасының капиталь төзелеш идарәсе, генераль подрядчы Уфадагы «Яңа техника» җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте булган әлеге объектка узган елның октябрендә нигез салынган. Ярты ел да үтмәде, ике катның стеналары әзер диярлек. Бинаның стеналарын эре блоклардан күтәрәләр. Бер блок 56 килограмм тора. Андый блокны кул белән күтәреп салу авыр, әлбәттә. Ләкин гади кирпечтән салганга караганда эш берничә тапкырга тизрәк бара.
- Эш шартлары яхшы, - ди ташчылар бригадиры Алексей Ильтимиров. – Төзелеш материаллары белән тәэмин итүдә өзеклекләр юк диярлек. Кран тотрыклы эшли.
Ташчылар Игорь Болтнев һәм Рәвил Абраров – тәҗрибәле төзүчеләр. Мәсәлән, Рәвил Абраров Нефтекама шәһәрендәге объектларны төзүдә катнашкан. Ярдәмче эшче Хакимжон Черовтан да алар канәгать.
Тулырак "Кама таңнары" гәзитенең 21нче санында укыгыз.
Читайте нас: