Кама таңнары
+16 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
җәмгыять
27 Май 2019, 14:44

Рөстәм Мусин район буенча йөрүләрен башлады

Башлык вазифасын башкаручы биләмәләрдә һәм социаль челтәрләрдә.

«Хәерле көн, краснокамалылар! Краснокама районы муниципаль районы хакимияте башлыгы вазифасын вакытлыча башкаручы бурычларын намус белән кабул итәм. Сезнең булышлыгыгызга исәп тотам! Бергәләп, көчләрне берләштереп кенә тиешле нәтиҗәгә ирешә алачакбыз!» Район хакимияте башлыгы вазифасын вакытлыча башкаручы Рөстәм Мусин социаль челтәрләрдәге үзенең битендә шундый пост куйган. Рөстәм Маратович «Җылылык челтәрләре» җаваплылыгы чикләнгән җәмгыятенең эшчәнлеге белән танышты, Никольск һәм Раздолье авыл биләмәләрендә булды.


Никольск биләмәсендә районы башлыгы вазифасын башкаручы мәктәптә, балалар бакчасында, китапханәдә, мәдәният йортында, фельдшер-акушерлык пунктында, «Заря» хуҗалыгы фермасында булды. Никольск авыл мәдәният йортында быел Җирле башлангычларга булышлык итү программасы буенча 1 млн 400 мең сумлык зур ремонт планлаштырылган. Р.Мусин әлеге программаны мактап сөйләде. Дөрес, халыктан һәм иганәчеләрдән катнаш финанслауга акча җыярга кирәк әле, әмма бу яктан проблемалары булмас дип уйлыйбыз, чөнки никольскилылар андый нәрсәләрне яхшы аңлый һәм үткән проектларда да активлык күрсәткәннәр. Мәсәлән, 2017 елда мәктәптә тәрәзәләр пластикка алыштырылган һәм җылы бәдрәф төзелгән, аннары «Бердәм Русия»нең «Балалар спорты» программасы буенча биредә спорт залын да ремонтлагач, мәктәп тагын да яхшырып киткән. Рөстәм Маратович та моны сизде. Ә мине әлеге мәктәптә укучылар санының күплеге шатландырды – алар 102. Һәм бу төп мәктәптә бит әле! «Беренче сыйныфка 17 бала киләчәк», - дип горурлык белән хәбәр итте биләмә башлыгы Клара Зайнакаева хәзерге авыллар өчен рекорд санын.

Балалар бакчасына да балалар күп йөри – 38. Тагын да биредә яшь ярымнан ук бакчага йөрергә теләүчеләр күп, шуңа күрә көзгә икенче төркем ачу максаты белән 2019 елга балалар бакчасын реконструкцияләү планлаштырылган.


Урындагы фельдшер-акушерлык пунктын Р.Мусин «район дәваханәсе диярлек» диде. Биредә берничә кабинет, хәтта аерым карау кабинеты да бар.


Тулырак "Кама таңнары" гәзитенең 22нче саныда укыгыз.
Читайте нас: