Кама таңнары
+24 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
җәмгыять
28 Май 2019, 11:51

Еланнар күбәйгән

Майның беренче яртысында 30 градус эссе торганда аяк астында еланнар күренә башлады. Алар быел гаҗәп күп.

Майның беренче яртысында 30 градус эссе торганда аяк астында еланнар күренә башлады. Алар быел гаҗәп күп.
Трассадан Сабанчыга кадәр барганчы юлда бер иллеләп елан чутладык. Араларында шуышканнары да, машина таптап киткәннәре дә бар. Юаннары һәм озыннары, кыскалары һәм бәләкәйләре дисезме. Агулы кара еланнар һәм алай ук зәһәр булмаган тузбашлар.
Ватсапка да хәбәр килде. «11 Май. Берёзовкадагы Җиңү паркы. Көрән елан шуыша. Бакыр елан (медянка) диләр. Агулы микән алар - шуны беләсе иде. Һәм алар белән ничек көрәшергә? Ул ФОКка таба шуышты, мөгаен, бассейнгадыр инде», - дип яза хәбәр җибәрүчебез.
Шулай итеп, ниндиләр соң алар, бакыр еланнар? Башка еланнардан ул башы янындагы һәм корсагындагы кабырчыгы бакыр кебек ялтырап торуы белән аерыла. Аларның агулы бизләре бар, әмма алар үтерерлек түгел. Аннары тешләре дә тирәндә урнашкан, һәм аларга кешене тешләве авыр.
Ә менә кара елан бөтенләй башка төрле. Ул иң яшертен аучыларның берсе. Һөҗүм иткәннән соң кара елан корбанын тешләп ала һәм агуын аның тәненә кертә. Шуннан соң агуының тәэсирен һәм корбанының хәлсезләнүен көтеп тора. Инде тегесе тулысынча җансызлангач, ашап куя.
Кара елан кешене тешләгәндә шөпшә тешләгән кебегрәк була. Тешләнгән урын кабарып, кызарып чыга. Алга таба кешенең күңеле болгана һәм косасы килә башлый. Соңыннан бу тән оерга, бераз кан килергә һәм көзән җыерырга мөмкин.
Үзеңне саклар өчен, кара елан йөргән җирдә каты ботинкалар кияргә һәм чалбарны оекка кыстырып куярга кирәк. Инде барыбер дә елан тешләгән икән, тыныч калу зарур. Чөнки агусыз еланнарның да тешләве ихтимал. Болардан тыш, алкоголь белән зарарсызландырырга киңәш ителми, чөнки кан сыек һәм агу бик тиз бөтен тән буйлап тарала. Елан бик каты тешләгән һәм аллергия киткән очракта табиблар агу кайтаргыч бирә. Тик, олы кешегә җитди зыян салыр өчен, аны олы еланның җиде тапкыр тешләве кирәк - бу 75 мг агуга туры килә.
Ни өчен еланнар күбәйгән соң? Белгечләр моны авыл хуҗалыгының таркалуы белән бәйли: авыллар тирәсендә кайчандыр техника гөрелдәп эшләгән һәм көтүләре белән сыерлар йөргән басулар һәм көтүлекләр урынында сөйрәлүчеләр рәхәтләнеп оялаган бушлыклар барлыкка килде.
Читайте нас: