Кама таңнары
+6 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
җәмгыять
31 Май 2019, 11:02

Балаларны кемнән, нәрсәдән якларга кирәк?!

Иртәгә - Халыкара балаларны яклау көне.

Җәй - үзе үк балачак тавышы сеңгән иң күңелле фасылларның берсе, бер рәхәт озын каникул ул! Авылда яшәүчеләр шәһәр күреп кайта, шәһәрләр авылга дәү әнигә, яңа маҗараларга ашкына.
Озын уку елыннан соң һәр бала җәйне көтеп ала. Шуңа күрә, 1июнь - Балаларны яклау көнен җәй башында ук билгеләп үтү бик дөрестер.
Фикер йөртеп карасаң, 1949 елда ук Парижда хатын-кызларның демократик федерациясе тарафыннан Халыкара Балаларны яклау көне бәйрәмнәр уздыру өчен генә уйлап табылмаган бит. Башта ул, сугыштан соңгы елларда яшәгән балаларның сәламәтлеген кайгырту максатыннан уздырылган. Аннан соң да, бу көндә оештырылган бәйрәмнәрнең максаты бер - балалар тормышында була торган катлаулы мәсьәләләргә, бигрәк тә әти-әнисез калган, яки авыр хәлле
гаиләләрдә яшәүче балалар проблемаларына җәмгыятьнең игътибарын юнәлтү.
Сабыйлар бәхетле яшәсен, тиешле дәрәҗәдә белем алсын өчен безнең җәмгыятьтә әле бала хокукларына ай-һай зур игътибар бирергә кирәк! Балаларга карата кылынган җинаятьләр, аракы дип бала язмышын аямаган әти-әниләр (әгәр аларны шулай дип атарга яраса...), балалар белән сату итү, көнкүрештәге гаделсезлекләр, кимсетүләр... Саный китсәң, бигрәк күпкә җыела шул.
Кайчак шулай килеп чыга, без тырышып-тырышып әхлаксыз җәмгыятьтә әдәпле балалар тәрбияләргә тырышабыз, тирә-юньдә барысы да алдашканда балаларга дөресен сөйләүнең әҗере турында аңлатабыз, олылар кычкырышканны күреп үскән балалардан үрнәк гамәлләр көтәбез, үзебез һәр проблемабызда "гаеплеләрне" эзләгәндә балаларның намуслы булып үсүенә ышанабыз. Әти-әниләр кичләрен компьютерын ташлап китә алмаганда, балалар нишләп китап укымый, дип гаҗәпләнәбез, телевизордан бертуктаусыз сугыш һәм гаделсезлек кадрлары күрсәтеп торганда - балаларда дуслык хисе уятырга тырышабыз.
Балаларны җәмгыять тә тәрбияли, шунысын да онытмыйк! Тормыш балаларда дәвам итә! Без, әти-әниләр, йөрәк парәләребезнең бәхете өчен җанны ярып бирергә әзер булып яшибез. Әлбәттә, хәлебездән килгәнчә, аларны һәр куркынычтан сакларга әзербез! Кызларыбыз, улларыбыз да хокуклары белән бергә үзләренең бурычларын да белеп, аңлап һәм үтәп яшәсәләр иде!
Читайте нас: