Кама таңнары
+21 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
җәмгыять
31 Май 2019, 14:33

Дөнья - куласа

Отпускасының беренче көнендә үк авылга кайтып төште Айсылу.

Отпускасының беренче көнендә үк авылга кайтып төште Айсылу. Шәһәр шау-шуы тәмам
ялыктырды үзен. Ярый баш мөхәррир:“Ял һәм отпуск турында онытыгыз, кызлар.
Бүрене аягы туйдырган кебек, журналистны да аягы туйдыра, - димәде бу юлы, - илһамланып,
яңа көч-дәрт алып кил, яхшы ял ит”, - дип калды.
Һай, сагындырган да соң туган авылкае! Тыкрыкта яланаяк йөгереп үскән бәбкә үләннәренә
хәтле төшләренә кереп йөдәтә бит. Хәзер алар тыкрыкларга гына түгел, капка төпләренә дә хуҗа
булып алганнар. Элеккеге кебек урам тутырып уйнаган балалар юк авылда. Күңел ачыйм дисәң, клубы ябык. Хәер, Айсылуга аның кирәге юк. Авыл һавасына сусап, чишмә суы эчеп хозурланырга кайтты.
Алдан шалтыратып әйтмәсә дә, кайдан белгән диген, әнисе өеп тәбикмәген, авыз суларын китерепторган кабартмасын пешереп куйган. Өйгә бәлеш исе таралган (газ кертсәләр дә сүттермәде мичен). Газ өстендә аш кайный. Әтисе мунча булдырып йөри.
-Кайтырымны алдан хәбәритмәдем, әнием, ә мондагы сыйхөрмәт! - Айсылу әнисен кочаклап
алды, - Кичә кич телефоннан сөйләшкәндә дә ләм-мим авыз ачмадым бит, югыйсә.
- Һи, ана күңеле сизми каламы соң? - дип көлде Хәдичә апа серле елмаеп. - Синең кесә телефоның нәрсә, аяклы телефоннар әйбәтрәк эшли бит. Йә, кемгә әйттең иртәгәдән отпуск дип?
Айсылу бераз уйланып торды, келт итеп кичәге очрашу исенә төште.
- Ә-ә, аңладым, Гөлнара! Сыйныфташын кибеттә күрде Айсылу. Сәүдә үзәгендә ике көн
эшләп, ике көн ял итә ул. Айсылу кебек сирәк кайтмый авылга. Ике көннең берендә кайта да җитә.
- Соң, махсус килеп әйтмәгәндер бит?
- Юк ла, кичә кибеткә барган идем. Аның җиңгәсе эшли анда. Шунда күрдем. “Журналист кайта
Хәдичә апа, берүк яхшы каршы ал үзен. Ату безнең авылны мактап язмас”, - диде.
Ну, бу Гөлнараның телен.Бәләкәйдән шулай шаяртып сөйләшергә яратты. Менә сиңа аяклы телефон!
Әтисе өйдә озак юанмады. Кызының аркасыннан шапылдатып сөйде дә, урманына чыгып
китте. Гомер буе урманчы булып эшләгән Сабит абый өйдә озак юанырга яратмый шул.
- Әтине әйтәм, пенсиядә дә тыныч кына ятмый. Һаман шул урман.
Айсылу тәрәзәдән әтисен күзе белән озатып калды.
- И, кызым, әйтмә дә инде син аны! Шул урман дип яна йөрәге. Соңгы арада бигрәк ныклап тотындылар урманга. Олы-олы КамАЗлар белән ташыйлар агачны. Элек болай ук кыланмыйлар иде ди. Рөхсәтсез-нисез кисәләр бит. Йә, инде, һаман үземнекен сөйлим тагын.
Хәдичә апа кайнар шулпатөшерде.
- Сөйләп җибәр. Эшләр ничек бара? Язмаларыңны укып сөенәбез. Хак яза кызың, диләр
авылдашлар да. Дөрес эшлисең, кызым, туры юлдан бар. Туры юлдан барган адашмый ул.
- Минем эшләрне гәзиттән укып белеп барасыз бит инде. Авылда нинди яңалыклар? - диде Айсылу, кайнар шулпаны өрә-өрә.
- Әллә ни сөйләрлек яңалык юк инде, кызым. Быел менә мәктәпне дә яптылар. Янәсе, бала саны аз. Көн дә шул машинага төяп алып китәләр дә, шулай ук алып кайталар тагын.
Ул йөреп укуның нинди бәрәкәте булсын соң? Үзеңнең авылыңда шундый яхшы мәктәп була торып! Алайса нигә төзеткәннәр расхудланып, шаклар катам. Әллә нишләде бу дөньясы. Өченче көн әтәңә ияреп урманга төшкән идем. Элек басу тулып үскән бодай урынында чүп үләне үсә. Әнә шул колхозны бетереп кенә очладылар. Күкрәп иген үсәсе җирдә шайтан таягы чәчәк атсын инде!
Дәвамын "Кама таңнары" гәзитенең 22нче санында укыгыз.
Читайте нас: