Кама таңнары
+12 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
җәмгыять
31 Май 2019, 13:19

Июнь

Иртәгә җәй башлана.

Июнь – җәй фасылының беренче ае. Борынгы римлыларда елның дүртенче ае Юпитерның хәләл җефете Юнона хөрмәтенә аталган. Юнона мәхәббәт, гаилә бәхетен һәм никахны саклаучы алиһә булып саналган. Июнь аенда римлылар Юнона алиһәсе хөрмәтенә Матронали дигән гаилә бәйрәме үткәргән. Бу айны “табигатьнең ширбәтле ае” дип тә атаганнар. Икенче мәгълүмат буенча, айга атаманы Рим консулы Юний Брут хөрмәтенә биргәннәр.
Борынгы заманнарда урысларда бу айны “червень”, ягъни “кызыл ай” дип атаганнар. Урыслар аны, шулай ук, “изок” (“чикерткә”) һәм “паутной, сиречь комарной” (“паут” — кигәвен һәм черки) дип тә йөрткәннәр. Чынлап та, июньдә үлән арасында чикерткә тавышы хәтта төннәрен дә тынмый. Кигәвен һәм чебен-черки турында сөйлисе дә түгел.
Июнь – ел фасылының иң-иң назлысы. Шул ук вакытта кичектергесез эшләр һәрвакыт ашыктырып тора. Күңелне дәртләндергәне Сабантуйлар да нәкъ әлеге айда үтә. Шаулап-гөрләп, йөрәкләрне җилкендереп килгән бу бәйрәм беркемне дә читтә калдырмый. Кырык эшне кырык якка ташлап, халык яшел мәйданнарга ашыга.
Июньдә төннәр кыскара. Аның каравы, көннәрнең озынлыгы үзенең югары ноктасына җитешә.
Елның шушы фасылында тырышлык салып калганда, көзге муллык тәэмин ителде дип фаразларга мөмкин.
Сынамышлар
* Июньдә яңгыр еш төшсә, гөмбә күп булыр.
* Өчесендә булса төшлектә җил — сабан ашлыгына килә ел.
* Сигезендә яшенләсә яшен, җыя алмассың печәнең яшел.
* Егерме җидесендә яңгырлы — җиде атна яңгырлы.
* Иртә белән чык күп төшсә, бик эссе булыр.
* Иртәнге сәгать сигезләргә кадәр чык барса, эссе булыр. Әгәр төшкә кадәр чык кипмәсә, яңгыр булыр.
(Искәрмә: сынамышларда көннәр иске стильдә алына)
Истәлекле көннәр, һөнәри бәйрәмнәр һәм юбилейлар
1 – Халыкара балаларны яклау көне.
4 – Ураза гаете.
6 – Бөек урыс шагыйре А.С.Пушкинның тууына 220 ел (1799-1837).
8 – Социаль хезмәткәрләр көне.
9 – Җиңел сәнәгать хез­мәткәрләре көне.
12 – Русиянең бәйсезлек көне (Дәүләт суверенитеты турында декларация кабул ителгән көн);
– Уфа шәһәре көне (Башкортстан Республикасы башкаласы Уфага 1574 елда нигез салынган).
14 – Башкортстан Респуб­ликасының матбугат һәм киңкүләм мәгълүмат хезмәт­кәрләре көне.
15 – Башкортстан Респуб­ликасының мәдәният хезмәт­кәрләре көне;
16 – Медицина хезмәт­кәрләре көне;
– башкорт халкының милли батыры Салават Юлаевның тууына 265 ел (1754-1800).
22 – Хәтер һәм кайгы көне.
26 – Халыкара наркоманиягә каршы көрәш көне.
27 – Русиядә яшьләр көне.
Теглар:июнь
Читайте нас: