Кама таңнары
+4 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
җәмгыять
31 Май 2019, 16:58

Кадер кичәсе

Кадер кичәсе – изге Коръән Кәримдә искә алынган иң мөһим, иң әһәмиятле кичә.

Кадер кичәсе – изге Коръән Кәримдә искә алынган иң мөһим, иң әһәмиятле кичә. Бу төн – язмыш хәл ителә торган, көч-кодрәт төне. Ул рамазан аеның 26сыннан 27нче киченә (31 майдан 1 июньгә) туры килә. Рамазан аеның соңгы өч төне дә изге санала.
Пәйгамбәребез (с.г.в.) сәхабәләренә: “Кадер кичәсен рамазан шәриф аеның ахыргы ун көненең бер так кичәсендә эзләгез”, – диде. Ягъни 21, 23, 25, 27 һәм 29нчы кичәдә булуы ихтимал. Шушы кичәләрдә аеруча күбрәк дога, истигъфар, гамәл вә гыйбадәт белән шөгыльләнү мотлак.
Әлеге һәм рамазан ае тәмамланыр алдыннан булучы башка төннәрдә, йокламыйча, Аллаһы Тәгаләдән ярлыкауны теләп-ялварып, намаз укып чыгалар. Нәкъ менә кадер төнендә Коръән Кәримнең төп нөсхәсе, Аллаһы Тәгаләнең көрси-тәхете өстеннән алынып, Җәбраил фәрештә тарафыннан күкнең җиргә якын катына күчерелә һәм, шуннан торып, аның эчтәлеге пәйгамбәребез Мөхәммәт (с.г.в.)гә иңдерелә.
Кадер кичәсе турында хәдисләрдә: “Гыйбадәт өчен иң яхшы кичә – Кадер кичәсе. Иң куркыныч кичә – сине кабердә күмеп калдырган төн. Иң изге кичәдә шундый куркыныч кичәгә әзерләнгән кешеләр нинди бәхетле”; “Кадер кичәсен чын күңелдән гыйбадәттә үткәргән кешеләрнең гөнаһлары гафу ителер”, диелгән.
Бу изге кичәдә дога кылырга, намаз, Коръән Кәрим укырга, тәүбә итәргә, сәдака бирергә, үлгәннәрне искә төшерергә һәм дин кардәшләреңне шатландырырга кирәк.
Читайте нас: