Кама таңнары
+1 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
җәмгыять
5 июнь 2019, 15:10

Район балалар сабантуе узды

Халыкара балалар көне уңаеннан Яңа Каенлыкта үткән балалар сабантуен сабыйлар иң чагу, шатлыклы вакыйгаларның берсе буларак исләрендә калдырачак.

Халыкара балалар көне уңаеннан Яңа Каенлыкта үткән балалар сабантуен сабыйлар иң чагу, шатлыклы вакыйгаларның берсе буларак исләрендә калдырачак.
Иртән яңгыр яуса да, бу катнашучыларның кәефен бер дә бозмады. Балалар сабантуен ачуда район хакимияте башлыгы урынбасары Лира Мостаева, БР Дәүләт Җыелышы-Корылтайның Бюджет, салым, инвестиция сәясәте һәм милек мөнәсәбәтләре буенча комитеты рәисе урынбасары Илһам Галин катнаштылар.
Бәйрәм 200дән артык укучыны, ата-аналар һәм педагогларны бергә җыйды. Көн кәефсезләнеп торганга тантаналы өлешне күп функцияле үзәктә үткәрделәр, әмма кара болытлар балаларның шат тавышына озаклап түзеп торалмады, һәм күктә кояш елмайды.
Клуб каршындагы мәйданчык тиз арада сабыйларның күңелле «чиркылдавына» күмелде. Яшь кунаклар өчен халык, спорт уеннарыннан, төрле күңел ачулардан торган бай программа әерләнгән иде. Капчык киеп йөгерү, шома йөгерү дисеңме, кул көрәше, аякларны бәйләп йөгерү, шашка, шахмат, йомырка салынган кашыкны кабып йөгерү, аркан тарту, боҗралар ыргыту - барысы да хуш килде бала-чага күңеленә. Балалар йөгерде, сикерде, ә иң кечкенәләре «Чиләккә сугу» конкурсында көчләрен сынады.
Яшь ярымга кадәрге сабыйлар катнашлыгындагы «Ползункиларда узыш» беркемне дә битараф калдырмады. Кечкенә узышчылар финишка беренче килергә ничек кенә тырышмадылар: корсакларына ятып шуыштылар да, ныклы «адымнар» белән мүкәләделәр дә. Алар арасында иң җитезе Николо-Березовкадан Алан Әхтәмов булып чыкты. «Ат чабышларында» Яңа Каенлыктан Аделина Мадиева беренче килде.
Бәйрәм кызганнан-кызды. Шулай да балалар сабантуеның иң мавыктыргыч күренеше милли көрәш булды. Яшь көрәшчеләрнең берсенең дә билен бирәсе килмәде. Тик сабантуй батыры берәү генә була инде – бу исемгә Куяннан Аяз Ахиямов лаек булды.
Бәйрәмгә килгән балалар бөтен ярышларда да актив катнашты, ә җиңүчеләргә бүләкләр эләкте. Берәүләр җиңде, икенчеләр алардан беразга калышты, тик беркем дә кәефсезләнеп, елап утырмады. Шундый ямьле бәйрәмдә кем күңелсезләнеп торсын инде! Ә «Энҗе» үрнәкле бию ансамбле, «Ядкәр» курайчылар ансамбле, солистлар Альмира Гыйльмуллина һәм Алина Мадиеваның, Яңа Каенлык балалар бакчасының әзерлек төркеме чыгышлары сабантауйны тагы да ямьләп җибәрделәр.
«Бәйрәм балаларга онытылмаслык мизгеллләр бүләк итте. Балалар сабантуе матур йолага әйләнсен һәм кечкенә кунакларын сөендерүен дәвам итсен. Иганәчеләр Эльвир, Илдар һәм Венер Ибраһимовларга, Гыйндуллиннар гаиләсенә, Марина Байбулатовага һәм бәйрәмне оештырырга ярдәм итүчеләрнең барысына да зур рәхмәт», - ди Яңа Каенлык мәдәният йорты директоры Ралина Мохасимова.
Читайте нас: