Кама таңнары
+12 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
җәмгыять
5 июнь 2019, 12:08

Якташыбыз Казанда сынатмады

Александр Шәяхмәтов «Яшь профессионаллар» (Worldskills Russia) VII Милли чемпионатында икенче урынны алды.

Май азагында Казанда «Яшь профессионаллар» (Worldskills Russia) VII Милли чемпионатының финалы узды. Нефтекама машиналар төзү көллияте студенты Александр Шәяхмәтов анда көмеш медаль алды. Ә тумышы белән Саша Никольск авылыннан. Белемне дә Никольск мәктәбендә алган.
- Мәктәптә укыганда ук Саша җаваплы, тәртипле булуы, яхшы укуы белән аерылып торды башкалардан. Ул бик игелекле, мөлаем кеше, төрле спорт һәм иҗат конкурсларында катнашып призлы урыннар алды. Нефтекама машиналар төзү көллиятенә «Эретеп ябыштыручы» белгечлегенә укырга кергәч, ул бу җиңел булмаган һөнәрне үзләштерүдә нык тырышты, менә дигән нәтиҗәләргә иреште! – дип сөйли аның хакында сыйныф җитәкчесе Надежда Федорова.
Үткән елның декабрендә Саша сайлаган һөнәре буенча студентлар арасында республика конкурсында җиңеп чыга. Май азагында Казанда «Яшь профессионаллар» (Worldskills Russia) VII Милли чемпионатының финалы уза. Анда, иң яхшы яшь белгеч исеме өчен көрәшергә дип, 1500нән артык кыз һәм егет килеп җыелалар. Александр Шәяхмәтов Комсомольск-на-Амуре шәһәрендә узган сайлап алу турында 88 кеше арасында финалда катнашу хокукын ала.
Казанда «Эретеп ябыштыру» компетенциясендә 17 кеше катнаша. Финалистлар дүрт көн дәвамында дүрт модуль башкара (пластиналар һәм торбаларның тоташкан һәм почмаклы ялганмаларын җыю һәм эретеп ябыштыру, басым астында эшләүче резервуарлар савытларын җыю һәм эретеп ябыштыру, алюмин конструкцияләрне җыю һәм эретеп ябыштыру, тутыкмый торган тимердән конструкцияләрне җыю һәм эретеп ябыштыру). Нәтиҗәдә Александр Шәяхмәтов «Яшь профессионаллар» (Worldskills Russia) VII Милли чемпионатының «Эретеп ябыштыру» компетенциясендә икенче урын ала.
- Александр тормышта үз урынын тапты, дип ышаныч белән әйтеп була. Мондый бәхет һәркемгә дә бирелми. Моның өчен максатлылык, эш сөючәнлек, акыл, ихтыяр көче, көчле холык кирәк. Нәкъ шушы сыйфатлар безнең элеккеге укучыбызга Русия Армиясендә лаеклы хезмәт итеп кайтырга булышачак. Мәктәп элеккеге укучылары белән горурлана, аларны үсеп килүче буынга үрнәк итеп куя һәм аларга яхшылыклар гына, мәктәптә алган тормыш сабакларын онытмауларын тели! - ди Надежда Фролова.
Читайте нас: