Кама таңнары
+9 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
җәмгыять
6 июнь 2019, 17:11

Каникуллар - шәп нәрсә!

Дербёневларны республикада гына түгел, аннан читтә дә яхшы беләләр. Аис һәм Гөлсирин әлеге вакытта карарга алган 25 баланы тәрбияли. Моңа кадәр Дербенёвлар Саузбаш авылында яшәгән, ә узган ел азагында алар Яңа Кабанга күчкән.

Дербёневларны республикада гына түгел, аннан читтә дә яхшы беләләр. Аис һәм Гөлсирин әлеге вакытта карарга алган 25 баланы тәрбияли. Моңа кадәр Дербенёвлар Саузбаш авылында яшәгән, ә узган ел азагында алар Яңа Кабанга күчкән.
- Дербенёвлар гаиләсе безнең мәктәптә гыйнвардан укый башлады,- ди Яңа Кабан интернат-мәктәбе директоры Гүзәлия Бәшәрова. - Алар барлыгы 18 бала. Әмма дүртесе сәламәтлек торышы буенча мәктәпкә йөри алмый. Алар белән безнең укытучыларыбыз өйләренә ба¬рып шөгыльләнә. Балаларның барысы да бик тырыш. Күбесе «өчле»сез укый. Малайлар көрәш буенча район ярышларында уңышлы чыгыш ясады. Уллары Илдар Казанда үткән йөгерү ярышларында катнашты.
- Мәктәп укытучылары һәм укучылары безнең балаларны бик җылы кабул итте Шуңа күрә мәктәп коллективына һәм укучыларга бик тиз ияләштеләр, - дип уртаклаша шатлыгы белән Гөлсирин Фәйзулловна.
Дербеневлар гаиләсе Саузбаштагы хуҗалыкларын да саклап калган. Ә анда, гаилә башлыгы сүзләре буенча, бер бөтен «җитештерү базасы». Аларның дүрт сыеры, берничә үгезбозавы һәм танасы, алты сарыгы һәм 10 аты бар. Аис Маликович, мал-туар асрау балаларга хезмәт тәрбиясе бирергә ярдәм итә, дип исәпли.
Халыкара балаларны яклау көне алдыннан Гөлсирин Дербенёва кабул ителгән гаиләләрдә тәрбияләнүче балалар өчен бәйрәм оештырырга карар иткән. Аның башлангычын Яңа Кабан авыл биләмәсе хакимияте, мәктәп коллективы, мәдәният учреждениеләре хезмәткәрләре дә хуплаган.
Бәйрәм кунакларын район хакимияте башлыгы урынбасары Лира Мостаева һәм Яңа Кабан авыл советы авыл биләмәсе башлыгы Илшат Бәшәров сәламләделәр. Лира Рифкатовнаның чыгышыннан аңлашылуынча, районда тәрбиягә балалар алган 40 һәм 28 опекун гаилә бар. Алар тормышта авыр хәлдә калган балаларны тәрбияләү буенча бик кирәкле эш башкара. Илшат Фәритович сүзләре буенча, 1 июнь – балалар бәйрәме, әмма ул безгә балалар, аларга белем һәм тәрбия бирү турында даими кайгыртырга кирәклеге турында искә төшерә. Биләмә территориясендә интернат белән урта мәктәп, балалар бакчасы, социаль приют бар. Бәйрәмгә Яңа Кабан һәм Саузбаш авыл биләмәләреннән алты гаилә килгән.
Зоя Гыйниятова гаиләсендә 11 бала тәрбияләнә, ә Гәндәлия Гыйниятованың тәрбиягә алган өч баласы бар. Алар тагын өч бала алырга уйлый. Биредә тагын шуны билгеләп үтәргә кирәк, Гөлсирин Фәйзулловнаның зур кызлары Светлана тормыш иптәше белән әлеге вакытта 13 бала тәрбияли, шуларның 10ысы – карарга алынган. Дербенёвларның балалары үзешчән сәнгатьтә дә актив катнаша. Алар кунакларга өч номер күрсәтте. Аларга Яңа Кабан мәктәбе укучылары да кушылды. Нефтекамадан иллюзияче Илья Прокопьев, фокуслар күрсәтеп, балаларны таң калдырды. Шулай итеп, бәйрәм бик яхшы килеп чыкты.
Читайте нас: