Мәктәп, Белем көне, тантаналы линейка, соңгы кыңгырау, чәчәкләр, сыйныф, укытучы. Шушылар арасында иң әһәмиятлесе, мөгаен, укытучыдыр. Барысы да нәкъ аңа бәйле бит. Баланың дәрестә үзен ничек тотачагы да, тирә-як мохиткә ничек караячагы да, ничек өлгерәчәге дә. Шуңа да укытучы шәхесе мәктәп ремонтына һәм мәртәбәле кунаклар катнашлыгындагы бәйрәм линейкаларына караганда кызыклырак миңа. Рус теле көне уңаеннан берничә буын балаларын укыткан укытучы белән аралашасым, аның хәзерге тормышка һәм бүгенге укучыларга карашын беләсем килде. Ул - Яңа Актанышбаш мәктәбе укытучысы Лидия Васина.
- Лидия Петровна, әйтегез әле, һөнәрегезне нәрсәгә таянып сайладыгыз?
- Мине рус теле һәм әдәбиятыннан Галина Ивановна Уварова укытты. «Минем укытучы булуымда Сез гаепле», - дим мин аңа. Җиденчегә кадәр юрист, төгәлрәге, тикшерүче булырга хыялландым. Һәм шул чак мәктәпкә яшь, матур укытучы килде. Моңарчы рус телен күңелсез фән дип саный идем, ә Галина Ивановна без, укучылар, өчен рус теленең, шигърият һәм прозаның гаҗәеп дөньясын ачты.
- Тормышыгызда үзегезнең төп укытучыгыз итеп санаган кешегез булдымы?
- Тормышымдагы иң төп укытучым әтием ул. Сугыш аңа белем алырга комачаулаган, һәм ул укып укытучы булалмаганына гомере буе үкенде. Әтием туганнары белән горурланды һәрчак. Олы абыйсы сугышка кадәр башлангыч сыйныфларны укыткан, икенчесе бухгалтер булган. Ә дәү әтием, аларның әтисе, дәваханәдә мөдир булып эшләгән. Һәм әтием укытучы булуымны нык теләде. Ә апама гел болай диде: «Карале бармакларыңа, алар белән уколлар гына куярга сиңа». Һәм мин укытучы булдым, апам – атказанган табиб.
- Беренче дәресегезне хәтерлисезме?
- Институтны тәмамлагач, Түбән Такыя мәктәбенә эшкә килдем. Миңа 8нче сыйныфны бирделәр. Сыйныфта 37 кеше, күбесе икенче елга калган 16-17 яшьлек укучылар. Беренче дәрес. Мин сыйныфка кердем, ә анда озын буйлы егетләр. Я Ходай, боларны ничекләр җиңәрмен, дип уйладым. Ничава, барысы да җай гына барды. Беренче дәрестә үк бер-беребезне аңлаштык. Аннары сыйныфны ике төркемгә бүлделәр, һәм иң тәртипсезләрне мәктәп директоры Алексей Сайпушев миңа бирде.
- Әйтегез әле, хәзерге балаларны орфография күзлегеннән наданрак дип саныйсызмы? Әллә аерма юкмы соң?
Тулырак "Кама таңнары" гәзитенең 23нче санында укыгыз.