Кама таңнары
+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
җәмгыять
6 июнь 2019, 14:56

Өй туйлары озак көттермәс

Раздольеда йортлар төзү өчен җир бүлделәр.

Раздолье авыл биләмәсенә Раздолье, Кадрек, Мурзино һәм Олы Әмҗе авыллары карый. Аларда 1116 кеше яши. Тагын да авыл биләмәсендә «Раздолье» психоневрология интернатында социаль хезмәтләр алучы 506 кеше теркәлгән.
Авыл биләмәсе җыйнаклыгы белән аерылып тора. Кадрек һәм Раздолье кушылганнар диярлек, Мурзино – юл аша гына, Олы Әмҗе – өч чакрымда. Бу халык өчен бик уңайлы.
Биләмә уртасында бер түбә астында хореография сыйныфлы, дискотекалар үткәрә торган һәм 300 урынлык тамашачылар залы булган мәдәният йорты, модельле китапханә, зур спорт залы, авыл биләмәсе хакимияте һәм «Раздолье» хуҗалыгы идарәсе урнашканнар.
Җирле башлангычларга булышлык итү программасы кысаларында 2019 елда мәдәният йорты бинасында булган башка бүлмәләрне ремонтлап шунда фельдшер-акушерлык пунктын күчерергә ниятләгәннәр.
2017 елда Раздольеда балалар мәйданчыгы төзелгән. Ә үткән елда шундый ук мәйданчыкны Мурзинода корганнар. Тагын да Раздольеда 35 урынга исәпләнгән балалар бакчасы эшли.
Үткән елда авыл биләмәсе халкы зур куаныч кичерде – Олы Әмҗегә кадәр асфальт юл салынды. Ул «Авыл территорияләрен үстерү» федераль программасы буенча «Танып» җәмгыяте тарафыннан төзелде. Олы Әмҗе халкы мондый игътибарга күптән лаек. Авылда «Раздолье» кооперативының 500 малга исәпләнгән товарлыклы-сөтчелек фермасы урнашкан, һәм ул районда иң яхшыларның берсе.
«Танып» эшчеләре Олы Әмҗе һәм Кадрек авылларында урамнарга да асфальт җәйгән. Краснокама юл ремонт-төзелеш идарәсе коллективы Раздольеда Яшьләр урамын Нефтекама-Яңавыл трассасыннан алып мәктәпкә кадәр, ә бу 1,5 километр, капиталь ремонтлаган.
Биләмәдәге бөтен авылларга да газ кергән. Урамнарны яктырту мәсьәләсе дә хәл ителгән.
Авыл биләмәсе даими үсештә. Иң мөһиме, эш урыннары бар. «Раздолье» кооперативында 35 кеше эшли. Крестьян-фермер хуҗалыклары да уңышлы эшчәнлек алып бара. «Хәерзаманов» КФХсы сөт һәм ит җитештерә, «Хәлиуллин» хуҗалыгы – сарыкчылык, «Тимаев» хуҗалыгы - сөт җитештерү, «Искәндәров» хуҗалыгы - ит, «Вәлиев» шәхси предприятиесе - мебель, «Никулин» шәхси предприетиесе агач материаллар җитештерү белән шөгыльләнәләр. Өч шәхси кибет эшли.
Тулырак "Кама таңнары" гәзитенең 23нче санында укыгыз.
Читайте нас: