Кама таңнары
+26 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
җәмгыять
6 июнь 2019, 18:25

Зур күченү көтелә

Район хакимияте башлыгы вазифасын вакытлыча башкаручы Рөстәм Мусин үткән атнада Мүзәк авыл советы авыл биләмәсендә булды.

Район хакимияте башлыгы вазифасын вакытлыча башкаручы Рөстәм Мусин үткән атнада Мүзәк авыл советы авыл биләмәсендә булды. Ул биләмә белән танышуын хакимият бинасы каршында урнашкан обелисктан башлады. Обелиск өр-яңа диярлек – 2015 елдан гына төзелгән. Ә аның үзәктә урнашуы һәрвакыт каралган һәм төзекләндерелгән булуына гарантия бирә.
Ләкин хакимият бинасы турында алай дип булмый – бигрәк шыксыз, күптән ремонт күрмәгән. Аның беренче катында биләмә хакимияте һәм китапханә урнашкан, икенче катын «Мир» агрофирмасы» идарәлеге алып тора. Тар коридор буйлап кына үтеп керергә мөмкин булган кечкенә бүлмәдәге китапханә бөтенләй жәл булды. Бигрәк тә аның Мүзәк авылындагы бердәнбер мәдәният учагы икәнлеген исәпкә алганда – авария хәлендә булганга күрә клубны ябарга туры килгән. Кысылып утырсалар да, китапханә коллективы төрле кызыклы чаралар оештырып, авылның мәдәни тормышын ничек тә булса "үтермәскә" тырыша.
Биләмә һәм район хакимияте берни дә эшләми түгел алай. Килеп туган хәлдән чыгуның төрле юллары каралган. Шуларның берсе – элекке райпо кибете бинасын мәдәният йорты һәм китапханә өчен реконструкцияләү. Аннары административ бинаның үзендә дә ремонт ясап, биләмә хакимиятен икенче катка, идарәлекнең элекке "апартаментларына", күчерергә, ә аларның беренче каттагы урынына ФАПны күчерергә. Әлеге вакытта ул балалар бакчасының бер өлешен алып тора. Бушаган бүлмәләрне тагы да ремонтларга һәм, иркенәйсен өчен, балалар бакчасына кире кайтарырга – элек анда ике төркем булган.
Әмма кибет бинасын караганнан соң, Рөстәм Мусин бу идеяне хупламады, иске белән булашканчы, яңаны төзү мәшәкатьсезрәк, диде. Былтыр республика районнарга мәдәният йортлары төзелешенең берничә ва¬риантын тәкъдим иткән, алар арасында кыйммәт булмаганнары, 40 млн сумнан алып та, булган. Район җитәкчесен биләмәләр буенча озатып йөргән «Краснокамстройзаказчик» предприятиесенең директор урынбасары Фәнүс Исламов бинаның түшәме тәбәшәк булуын да өстәде, ә мәдәният йорты, билгеле булуынча, иркенлекне ярата.
Алга таба мәктәпне һәм балалар бакчасын карадылар. Рөстәм Мусин мәктәп ихатасында ук мондагы асфальтның таушалганлыгын күреп алды. «Биредә күп акча кирәкми! Әйдәгез, планга кертик – территориягә асфальт салыйк», - дип тәкъдим итте ул.
Әмма зур проблема аны эчтә көтә иде. Мәктәпнең түбәсеннән су ага, һәм район хакимияте башлыгы урынбасары Лира Мостаева әйтүенчә, хәтта идәннәр дә чери башлаган. Рөстәм Мусинга «елаучы» түбәнең нәтиҗәләрен күрсәттеләр, аңа чыннан да битараф калып булмый: бина үзе дә, бернигә карамый, һөнәри эшләрен тиешле дәрәҗәдә алып бару өстенә, су аккан урыннарны да төрлечә буяп-сылап, бинаны укырлык итеп тоткан кешеләр дә жәл. Мәктәптә 85 бала укый, аларны 13 укытучы укыта.
Рөстәм Маратович әлеге проблема белән шөгыльләнә дә инде. Һәм ул мәктәп түбәсен ремонтлауны республиканың эшләр пла-нына кертүләренә ирешергә сүз бирде. Ә ремонтка 11 млн сум акча кирәк.
- Түбәдән су акмый дигәнне ишетүе нинди күңелле! Әмма бу сүзләрне без бик сирәк ишетәбез, - диде Лира Рифкатовна, балалар бакчысының түбәсе турындагы сорауга уңай җавап ишетелмәгәч.
Тулырак "Кама таңнары" гәзитенең 23нче санында укыгыз.
Читайте нас: