Кама таңнары
+4 °С
Ачык
Барлык яңалыклар
җәмгыять
7 июнь 2019, 15:58

Авыр чакта ярдәм итүчеләр

Иртәгә Социаль хезмәткәрләр көне билгеләнә.

Социаль хезмәтләр белгечләре халыкның төрле катламнарына ярдәм күрсәтә, аларның көче һәм тырышлыгы белән физик мөмкинлекләре чикләнгән, каты авыручы, ярлылык чигендә яшәүче күп кенә кешеләрнең тормыш авырлыклары җиңелә. Социаль хезмәткәрләр мохтаҗларны тәрбияли дә, аларга хокукый, писхологик һәм медицина ярдәмнәре дә күрсәтә.
Районда социаль хезмәтләрне «Гаилә» төньяк-көнбатыш районара үзәгенең Краснокама районындагы бүлекчәсе күрсәтә. Бүлекчә дәүләт гаилә сәясәтен тормышка ашыра, гаилә институтын, ата-ана җаваплылыгын үстерүгә һәм ныгытуга, гаиләдәге мөнәсәбәтләрне җайлауга булышлык итә, мохтаҗ дип танылган кешеләргә социаль хезмәтләр күрсәтә.
Бүлекчәне социаль хезмәтләндерү тармагында 10 елдан артык эшләүче Илина Закирова җитәкли. Ел башында бүлекчә белгечләре штатына тагын өч кеше өстәлгән һәм хәзер биредә биш белгеч эшли: социаль эш буенча белгеч Роза Шәрифуллина, психолог Ольга Мясникова, мохтаҗлыкны билгеләү һәм гаилә белән эшләү буенча белгеч Айгөл Авзалова, гаилә белән эш буенча белгечләр Инзилә Фәизова, Гөлназ Әминова.
- Штатны киңәйтү бүлекчәдә «Социаль озата бару» барлыкка килү белән бәйле. Социаль озата бару – гаиләне кризистан, авыр тормыш хәленнән чыгаруга юнәлтелгән чаралар комплексы. Белгечләребез күпсанлы социаль сораулар, хокукый характердагы сорауларны хәл итү рәвешендәге анык ярдәм күрсәтә, кирәк чагында психологик ярдәм күрсәтә һәм гаиләнең проблемаларына, теләкләренә карап башка төрле булышлык күрсәтә алалар, - дип аңлата Илина Шәймардановна.
Ә инде яңа юнәлешне тиз арада үзләштерергә бүлекчәнең гражданнарга социаль булышлык күрсәтүнең башка юнәлешләрендәге бай тәҗрибәсе ярдәм итә.
Гражданнарга ярдәм үзләреннән кергән гариза нигезендә күрсәтелә башлый. Бүлекчә белгече махсус комиссия составында гариза язучының теге яки бу ярдәмгә мохтаҗлыгын таный. Шуннан соң килешү төзелә. Комиссия мохтаҗлыкны хезмәтләндерүнең өч төрле формасында билгели: стационар (социаль хезмәтләр белән тәэмин итүчеләр - интернат-йортлар, психоневрологик интернатлар, социаль реабилитацияү төркеме), йортта – (социаль хезмәтләр белән тәэмин итүче – Краснокама районындагы «Шәфкать» халыкны социаль хезмәтләндерү үзәге), ярымстационар (социаль хезмәтләрне «Гаилә» үзәгенең райондагы бүлекчәсе күрсәтә).
Тулырак "Кама таңнары" гәзитенең 24нче санында укыгыз.
Читайте нас: