Кама таңнары
+4 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
җәмгыять
7 июнь 2019, 17:04

Дуслык таулар күчерә

9 июнь – Халыкара дуслар көне.

Без барыбыз да, аеруча минем яшьтәшләрем һәм бездән олыраклар, Советлар Союзында яшәп калалган кешеләр, бала чакта чын дуслык турында китаплар күп укыдык һәм фильмнар карадык. Безнең канга шулай сеңгән инде, дусларны бәлада ташларга ярамый, аларга һәрвакыт ярдәм итәргә кирәк дип өйрәнелгән.
Бала чакта барысы да бик җиңел кебек тоелды – син дустың өчен күкрәк киереп каршы торасың, ә ул – синең өчен. Һәрвакыт бергә, мәңгелеккә дус. Ләкин яшь барган саен дуслар табуы авырлаша икән. Күпчелек таныш-белешләр белән генә чикләнәсең, һәм элекке, бала һәм яшь чактагы, дуслар гына кала.
Былтыр минем иң якын дустым бакыйлыкка күчте. Без аның белән 4 яшьтән бирле дус булдык. Бер подъездда яшәдек, бер сыйныфта укыдык. Хәтта мәктәпне тәмамлаганнан соң да безнең аерылышасы килмәде һәм бер уку йортына кердек. Аннары язмыш безне аерды. Ирина кияүгә чыкты һәм Пермь шәһәренә күчте, ә мин Нефтекамада калдым. Әмма дус булуыбыздан бер дә туктамадык. Мөмкинлек булган саен мин аның янына кунакка бардым, ә ул отпускасында миңа килде. Мин әле дә Иринам юк инде дигән уйларымны читкә куарга тырышам. Ул анда, Пермьдә генә, дип уйлавы миңа җиңелрәк. Тик миңа аның киңәшләре, акыллы сүзләре, шыркылдап көлүе генә җитми.
Институтта укыганда минем тагын бер дустым булуы белән мин язмышыма рәхмәтле. Дөрес, ул да еракта яши. Ләкин бер-беребез белән аралашмаган, язышмаган бер генә көн дә юк. Бик еш булмаса да, елына ике-өч тапкыр мотлак күрешәбез. Һәм рәхәтләнеп эч серләребезне ачабыз. Әлбәттә, дуслык һәрвакытта да шатлыклы булмый, аны саклавы авыр, аның өчен түземлек һәм күп көч салырга кирәк. Мәсәлән, дустыңны кимсеткән кешеләрдән якларга, билгесез вакытка бурычка акча биреп торырга. Яисә телефон аша чираттага тапкыр, бәлки, йөзенче тапкырдыр, аның зарларын тыңларга, хәленә керергә. Янына барырга, ярдәмеңне тәкъдим итәргә. Үз тәҗрибәмнән чыгып әйтәм, ярдәм кулы сузарга тәкъдим итү генә дә сиңа бик нык булышырга мөмкин. Чөнки син үзеңнең ялгыз түгеллегеңне, сирәк аралашсагыз да, яныңда дусларың барлыгын, аларның сине ташламаячагын аңлыйсың.
Минемчә, хәзерге заманда кеше аерым яшәргә тели, чынлап дуслашырга теләми. Үз тормышына кемнедер кертәселәре килми. Нигә? Нәрсә хакына? Файдалы танышулар гына җитмәгәнме? Уңайсыз дусларны ташлау, алардан читләшү гадәте барлыкка килде. Аеруча, дусты депрессиядә булганда, төшенкелеккә бирелгәндә, аңа ярдәм һәм игътитбар кирәк булганда. Кайбер очракларда аңа күпмедер вакыт булышлык итеп торалар, әмма соңыннан тормышка, сәламәтлегенә, уңышсызлыгына зарлануыннан туялар. Әгәр дә кеше ачуланса да дусларыннан баш тарта. Чөнки бездә чит проблемаларга һәрвакытта да «ресурлар җитми», безнең үзебезнекенә дә җитми әле. Без барыбыз да безне яратуларын һәм нинди барбыз, шулай кабул итүләрен, безнең зарларны тыңлауларын, безне жәлләүләрен һәм юатуларын, һәрвакыт ярдәмгә килергә әзер торуларын телибез. Ләкин үзебез «проблемалы» дусларыбызны яратып бетермибез. Үз проблемалары белән безне жиләтеп бетерүләрен теләмибез, дусларыбыз һәм танышларыбызның бар яктан да килгән булуын телибез. Ләкин алай булмый шул.
Дуслык, барыннан да элек, ярдәм кирәк чакта, авырлыклар аша сыналырга тиеш. Янәшәңдә якын дусларың булганда, сине бернинди каршылыклар да куркытмый. "Дуслык таулар күчерә" ди халык. Бергә булганда, теләсә нинди авырлыкларны җиңеп чыгарга мөмкин. Кайгы-хәсрәтләр, борчу-мәшәкатьләр онытыла, кыенлыклар артта кала, тик янәшәңдә якын дустың гына булсын. Сезнең барыгызның да чын дуслары булуын телим.
Теглар:дуслык
Читайте нас: