Кама таңнары
+9 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
җәмгыять
10 июнь 2019, 14:05

Бәйрәмгә олысы да, кечесе дә шатланды

Редькино авылында корбан чалу йоласын башкардылар.

Редькино авылында ике Изге агачлык бар. Эш шунда ки, элек бу урында ике авыл - Арбан һәм Редькино – булганнар. Мәсәлән, Александр Имаевның документында туган урыны “Калтасы районының Арбан авылы” дип күрсәтелгән. Александр Макарович гомере буе “Южарланнефть” идарәсендә слесарь-төзәтүче булып эшләгән. Хәзер лаеклы ялда һәм үз бәхетен туган җирендә табуына шат кына.
Кызганычка каршы, арбанлыларның Изге агачлыгы озак еллар ташландык хәлдә була. Авыл активистлары Юрией Исинбаев белән берлектә ике ел элек аны тәртипкә китерәләр: корыган агачларны кисәләр, аланны һәм урманны тазарталар, койма тоталар һәм капка куялар. Үткән елда биредә беренче тапкыр корбан чалдылар.
Куян авылы биләмәсенең дин әһеле – карт Петр Ильтимиров раславынча, Редькино – районда, ә бәлки республикада да ике Изге агачлыгы булган бердәнбер авыл.
- Бер Изге агачлык авыдан көнчыгышка таба урнашкан, ә монысы – көнбатышта. Шулай итеп, безнең авылыбыз, кешеләребез төрле шакшылыктан ике яктан да якланган, - дип ышана Петр Айдимирович.
Узган якшәмбедә тергезелгән Изге агачлыкта Сурем бәйрәме – корбан чалу, чистарыну йоласы оештырылды. Ел дәвамында кеше гөнаһлар җыя һәм шулардан арынырга кирәк, дип исәпли җирле халык.
Быел корбанга сигез әтәч китерелде. Корбан чалу йоласын Аркадий Кунакбаев башкарды. Ул инде күптән үз эшенең остасы, шуңа да әтәчләр тыныч ятты, итләренең дә тәмле булырына беркем дә шикләнмәде.
Шул вакытта өч учак тергезеп итле шулпа, ботка һәм чәй өчен өч казан астылар. Гадәт буенча аларны Родион Исинбаев карады.
Тулырак "Кама таңнары" гәзитенең 24нче санында укырсыз.
Читайте нас: