Кама таңнары
+4 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
җәмгыять
11 июнь 2019, 14:24

Без төрле, ләкин без гел бергә!

Иртәгә илебез Русия көнен билгели.

12 июньдә безнең илебез Русия көнен билгели. Әлеге көнне, икенче төрле, Русиянең туган көне дип тә атап йөртәләр. 1990 елда РСФСРның дәүләт суверенитеты турында декларация кабул ителә. Демократик дәүләт төзү дә нәкъ менә шушы елларда башлана. Әгәр без бүген 12 июньне көтеп алып ял итәбез икән, моңа 1994 елда кабул ителгән Указ «сәбәпче».
Бу көнне мин беркайчан да бәйрәм дип исәпләмәдем. Югыйсә, башка кешеләр кебек, миңа да ватанпәрвәрлек тойгысы хас һәм үземнең кече туган илемнең дә, Русиянең дә чәчәк аткан булуын күрәсем килә. Әлеге ватанпәрвәрлек, бердәмлек һәм рух күтәренкелеген календарьда кызыл көнгә әйләндереп күпертүләре, дәүләтебезнең зур-зур концертларга һәм фестивальләргә зур акча түгүләре бер дә ошамый. Әмма рус полководецы Александр Суворов әйткәнчә, «Табигать бер генә Русияне булдырган – аның көндәшләре юк… »
Шуның кебек, Русия сүзе безнең һәрберебез өчен дә аерым мәгънәгә ия. Иң беренче ул, безнең Ватаныбыз, безнең «кече туган илебез». Ул кешенең туган һәм үскән, аның гаиләсе яшәгән урын. Бу иң якын һәм иң кадерле нәрсә. Бер яктан, Русия көне – үзеңнең Ватаныңның бөеклеге турында тагын бер тапкыр искә төшерү. Русия – дөньядагы иң зур ил бит! Ул Европадан Азиягә кадәр киң территорияне алып тора. Безнең илдә генә поляр пояс, тундра, тайга, дала, тропик бар.
Русия – күп милләтле дәүләт, анда 240 төрле милләт бар, хәтта безнең районда гына да рус, татар, башкорт, мари, әрмән, украин һәм башка милләт вәкилләре яши. Һәм аларның һәрберсенең көнкүреше үзенчәлекле һәм традицияләре бай. Кызыгы да шунда бит инде! Без төрле, ләкин без барыбыз бергә тыныч, тату һәм килешеп яшәргә тырышкан бер зур гаилә. Без – үз Ватаныбызның ватанпәрвәрләре. «Без, Русия Федерациясенең күп милләтле халкы, үз җирендә уртак язмыш белән берләшкән…»
Илебезнең Конституциясе дә менә шундый сүзләр белән очраклы гына башланмагандыр. Коточкыч Бөек Ватан сугышы елларында күп милләтле совет халкының ничек үз илен сакларга күтәрелүе һәм тыныч тормыш өчен азатлык яулавы турындагы хатирәләр мәңге йөрәкләрдә сакланыр! Бу чын дуслык һәм бердәмлек үрнәге. Фикерләүләребез төрле булса да, без барыбыз да бертигез. Һәм Русия көне – безнең барыбыз, илебез, республикабыз, районыбыз халкы арасындагы бердәмлек һәм килешү көне.
Бәйрәмнең концепциясе бераз үзгәрсә, концертлар һәм салютлардан тыш Ватаныбызының мәдәният турында күбрәк белү мөмкинлеге барлыкка килсә, белемне һәм ватанпәрвәрлекне арттыруга басым ясалса, русиялеләр әлеге бәйрәмнең мәгънәсенә ныграк төшенерләр һәм аны горурлык белән билгеләр иде.
Теглар:русия көне
Читайте нас: