Кама таңнары
+12 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
җәмгыять
11 июнь 2019, 17:37

«Галактика» балаларны җыйды

Николо-Березовка мәктәбендә көндезге ял лагере эшли.

Мәктәп каникуллары башланды, әмма район мәктәпләрендә элеккечә балалар тавышы яңгырый – аларның күбесендә көндезге ял лагерьлары эшли башлады. Николо-Березовка мәктәбе лагере да балаларны җыйды. Без анда баргач, «Галактика» дип аталган лагерьда барысы да даими хәрәкәттә булуын, бер-бер артлы гына чаралар үткәрелеп торуына инандык – биредә балаларның боегып утырырга вакытлары юк.
- Лагерь үз эшен 1 июньдә башлады һәм ул 27 июньгә кадәр дәвам итәчәк. Лагерьга 275 1-8нче сыйныф укучылары йөри. Лагерь сменасын, Театр елына багышлап, «Театр – изгелек кафедрасы» дип атадык. Планга да темага багышланган чаралар керттек. Безнең мәктәптә 10 көнлек профильле лагерь да эшли, анда 12-14 яшьлек 45 бала йөри. Профильле лагерь өч юнәлеш буенча эшли: физика-химия, филология (балалар инглиз теле белән шөгыльләнә) һәм художество-эстетик , - дип сөйли лагерь начальнигы Ольга Малинина.
Лагерь эшен оештыруга бөтен педагогик коллектив җәлеп ителгән диярлек – һәр отрядка ике укытучы беркетелгән, мәдәни чаралар оештыручы актив эшли. Чаралар, экскурсияләр, конкурслар үткәргәндә һәм башка төр эшчәнлек алып барганда һәм планлаштырганда мәктәп тарих һәм туган якны өйрәнү, район китапханәсе, «Прикамье» физкультура-сәламәтләндерү комплексы, ветераннар советы һәм районда эшләүче башка учреждениеләр, оешмалар белән хезмәттәшлек итә. Шуңа күрә чаралар планы күпкырлы, кызыклы һәм бай эчтәлекле килеп чыкты. Моны лагерьда ял итүнең беренче көннәреннән үк балалар да бәяләп өлгерде.
Тулырак "Кама таңнары " гәзитенең 24нче санында укыгыз.
Читайте нас: