Кама таңнары
+6 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
җәмгыять
11 июнь 2019, 16:33

Ирем миңа акча бирми

Гаиләдә акча кем кулында булырга тиеш?

Сирәк кенә күрешеп торган бер ахирәтем очрашкан саен иренең акча бирмәвенә зарлана. «Фатир өчен дә түләми ирем, ашарга да алмый», - ди. «И Ходаем, хәлләрең бигрәк хөрти икән шул», - дим мин аның әледән-әле яңартып торган тунына, алка-йөзекләренә карап. «Ә боларны үзеңнең акчаңа аласыңмы?» - дип сорадым берсендә түзмичә. «Юк инде, ирем алып бирә, минем өч тиен хезмәт хакына алырсың боларны», - диде үзе тагын.
Төпченә торгач, мин ахирәтемнең нәрсәгә зарлануын аңладым – ире аңа акча түгел, ә хезмәт хакы күчә торган карточкасын бирми икән. Аңлаган икән хатынының акча тота белмәвен, дип уйлап куйдым мин. Ә ахирәтем минем чыннан да акча тота белми, иртәгә нәрсә ашарын уйламыйча, кибеттә нәрсә ощата, кирәкме-кирәкмиме, сатып ала ул. Аннары икенче хезмәт хакына кадәр, кем әйтмешли, бармагын суыра. Берничә тапкыр «быстроденьги» ише кебек оешмалардан акча алып бурычларга да батты инде ул. Әлеге дә баягы акча бирми торган ире түләде бурычларын. Дөресен әйткәндә, гомер буе байлыкка кызыккан дустымның акчалы кешегә кияүгә чыгуына шатланган идем, тик ул барыбер канәгать түгел. Җитмәгәч җитми инде.
Икенче бер дус кызымның гаиләсендә дә хәлләр башкача – алар ире белән акчаны аерым тоталар. Ут, газ, су, азык-төлек өчен чыгымнарны бүләләр дә, аннары һәркем калган акчасын үзенчә тота. Миңа шунысы кызык, берсенең акчасы бетсә, икенчесе бурычка сорап тора. Һәм соңыннан кайтарып бирә. Акча дип ызгышканнары юк алай үзләренең. Күптән түгел балалары туды. Менә аңа акчаны ничек бүләләр икән, анысын белмим.
Акчаны таба белү генә аз, аны тота белергә дә кирәк, дип өйрәтте безне әни бәләкәй чактан ук. Без, бала-чага, әлеге тегесен, әле монысын сорасак та, алырга ашыгып бармады ул. Үзем акча эшли башласам, рәхәтләнеп тотыныр идем, балама да беркайчан да «юк» димәс идем, дип уйлый идем шундый чакларда. Тик еллар узу белән карашлар үзгәрә икән ул.
Тулырак "Кама таңнары" гәзитенең 24нче санында укыгыз.
Читайте нас: