Кама таңнары
+4 °С
Ачык
Барлык яңалыклар
җәмгыять
14 июнь 2019, 17:27

Кунакларны ипи-тоз белән каршылыйбыз

Үткән атнада Бөрнеш һәм Кыргыз авылларында мариларның «Семык» бәйрәме үтте. Быел ул 18нче тапкыр үткәрелде.

Үткән атнада Бөрнеш һәм Кыргыз авылларында мариларның «Семык» бәйрәме үтте. Быел ул 18нче тапкыр үткәрелде. «Семык» - мариларның зур әһәмияткә ия булган һәм яраткан бәйрәмнәренең берсе. Бәйрәмнең төп идеясе – мәрхүм булган туган-тумачаларын искә алу һәм алардан хуҗалык эшләрендә һәм көнкүрештә уңышларга ирешер өчен фатиха алу.
Быел «Семык» бәйрәме илебезнең төп бәйрәме белән туры килде. 12 июньдә безнең илебез дәүләт бәйрәмен – Русия көнен билгеләде. Һәм аның төп мәгънәсе – гражданнарның уңышы, муллыгы һәм иминлеге.
Яңа Каенлык авыл биләмәсенең иң зур байлыгы, бөтен Краснокама районыныкы кебек үк, биләмә башлыгы Зилә Каламова раславынча, халыклар дуслыгы. Биредә руслар, башкортлар, марилар, татарлар күп гасырлар дәвамында тату һәм дус булып, килешеп, бер-берсен хөрмәт итеп яши.
Тулырак "Кама таңнары" гәзитенең 25нче санында укырсыз.
Теглар:семык
Читайте нас: