Кама таңнары
+9 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
җәмгыять
17 июнь 2019, 14:12

Җир бәйрәме, җыр бәйрәме, җан бәйрәме – Сабантуй!

Үткән шимбәдә краснокамалылар һәм нефтекамалылар язгы Сабан бәйрәмен үткәрде.

Үткән шимбәдә краснокамалылар һәм нефтекамалылар язгы Сабан бәйрәмен үткәрде.
Бәйрәмчә бизәлгән мәйданда иртәннән алып музыка яңгырый. Сабантуй мәйданы алдында ук кунакларны Яңа Каенлык авыл биләмәсе бизәгән башкорт тирмәсе каршылый. Аннары Куян, Арлан һәм Яңа Янъегет авыл биләмәләре эшләгән рус, мари һәм татар ихаталары урнашкан.
Билгеләнгән вакытка Сабантуй буласы урынга «хуҗалар» - Краснокама районы муниципаль районы хакимияте башлыгы Рөстәм Мусин һәм Нефтекама шәһәре шәһәр округы хакимияте башлыгы Ратмир Мәүлиев – һәм бүгенге бәйрәм кунаклары белән автобус килеп җитте. Хуҗалар дим, чөнки район белән шәһәр соңгы 13 ел эчендә беренче тапкыр Сабантуйны бергәләп үткәрде. Рөстәм Маратович та, Ратмир Рәфилович та район белән шәһәр бер бөтен һәм шуңа күрә безнең шатлыкларыбыз да, проблемаларыбыз да уртак һәм безнең бүләр нәрсәбез юк диләр. Быел кунаклар делегациясе дә зур булды. Аның составында РФ Дәүләт Думасының ике депутаты, БР Дәүләт Җыелышы-Корылтайның биш депутаты һәм республиканың Премьер-министр урынбасары булды. Аларны хуҗалыклар җитәкчеләре, аксакаллар, үзешчән сәнгатьтә катнашучылар каршылады.
Тулырак "Кама таңнары " гәзитенең 25нче санында укырсыз.
Читайте нас: