Кама таңнары
+17 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
җәмгыять
2 июль 2019, 14:43

Куян авылында яшьләр сабантуе үтте

Русиядә Яшьләр көнендә Куян авылының «Спартак» стадионында район Яшьләр сабантуе оештырылды.

Белем алу һәм һөнәр үзләштерүгә, торак белән тәэмин ителергә, иҗатта, физик культура һәм спортта ихтяҗларын канәгатьләндерергә яшь буынга киң мөмкинлекләр ачар өчен район җитәкчелеге тарафыннан зур эш башкарыла.
Ел саен төрле уку йортларына максатлы юнәлешләр бүленә. Торак мәсьәләләрен хәл итү буенча программалар уңышлы тормышка ашырыла. Укуда һәм җәмәгать тормышында югары уңышларга ирешкән белем бирү мәктәпләре һәм балалар сәнгать мәктәпләре укучыларына район хакимияте башлыгыннан стипендия бирелә.
Яшьләр эшләре буенча, физик культура һәм спорт комитетлары, мәгариф, мәдәният, үзәк район дәваханәсе, «Прикамье» физкультура-сәламәтләндерү комплексы, «Геркулес» һәм «Сплав» үсмерләр клублары яшьләр белән зур эш алып бара. Район җитәкчелегенең көндәлек кайгыртуына җавап итеп, бездә инициативалы, максатка юнәлешле яшьләр үсә. Алар халык хуҗалыгының барлык тармакларында да эшли һәм яшьтәшләре өчен үрнәк булып тора.
Район хакимияте башлыгы Рөстәм Мусин, районның Почетлы гражданины Фәнүс Исламов, Куян авыл советы авыл биләмәсе башлыгы Валерий Сазыкин һәм яшьләр эшләре буенча комитет рәисе Евгений Бармов яшьләр сабантуенда катнашучыларны һәм кунакларны бәйрәм белән котладылар, хезмәттә һәм спортта яңадан-яңа җиңүләргә ирешүләрен теләделәр.
Тулырак "Кама таңнары" гәзитенең 27нче санында укыгыз.
Читайте нас: