Кама таңнары
+14 °С
Ясно
җәмгыять
2 Июля 2019, 10:53

Үз куллары белән балалар мәйданчыгы

Үзеңнең һәм авылдашларыңның тормышын күңеллерәк итәр өчен күп тә кирәкми. Иң мөһиме, кулың оста булсын да, башың эшләсен.

Добавить в предпочтительные источники Google
Кыргыз авылында Әхтәриевлар урамга балалар мәйданчыгы эшләп куйган. Һәм барысы да кул астындагы әйберләрдән эшләнгән. Карусельнең үзәгенә трактор күчәре ярап куйган, ә утыргычларын машина тәгәрмәчләрен кисеп эшләгәннәр. Аннары торбаларын каенга охшатып буяп куйганнар – бик матур килеп чыккан. Меңләгән акча түгәсе дә юк!
Һәм болар барысы да - гаилә башлыгы, нефтьче Анатолий Апкадирович һәм аның тормыш иптәше Вера Григорьевнаның алтын кулларының җимеше.
Әхтәриевларның балалары таганда атыныр яшьтән күптән узган инде. Ә аларның балалары дүртәү. Әмма оныклары - кызлары Анжеланың балалары үсеп килә. Шуңа күрә картәтисе белән картәнисе яраткан оныкларына менә шундый бүләк ясарга булган.
Оныкларына гына да түгел. Бөтен Кыргыз авылы бала-чагасы карусельдә һәм таганда атынырга бирегә йөри.
Безнең арада менә шундый искиткеч кешеләрнең яшәве нинди яхшы!
Читайте нас