Хуҗа кешене, Анатолий Илимбаевны, гаражында очраттым – ул агачтан әзерләнгән материалларга ниндидер бизәкләр төшерә иде. “Йортыгыз әкияттәге хан сараек кебек бигрәк матур бит!” – дип соклануыма ул әллә ни игътибар да итмәде, үзен бик тыныч тотты, монда яшәү дәверендә күнегеп беткән, ахры. “Узып барышлый кешеләр туктап-туктап карыйлар. Шуннан күңелгә ничектер рәхәт булып китә - димәк, матур чыккан”, - ди тагын үзе.
Сокланмаслык түгел шул – агачтан эшләнгән төрле бизәкләр йортны матурлый гына. Тәрәзә йөзлекләре дисеңме, фронтонда урын алган кечкенә сыннарны аласыңмы, алгы яктагы бизәкләрне әйтәсеңме – барысы да төсе һәм стиле буенча бер рәвешкә китерелгән. Капка-коймалары, түр бакчасы да үзенчәлекле бизәкләнгән. Шунлыктан бирегә кергәндә үзеңне әкият иленә эләккәндәй хис итәсең.