Кама таңнары
+18 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
җәмгыять
3 июль 2019, 18:27

Йортларда җылы булсын өчен тырышалар

«Җылылык челтәрләре» җаваплылыгы чикләнгән җәмгыятенең матди-техних базасы ныклы, һәм ул район халкын җылы белән тәэмин итү буенча зур эш башкара.

«Җылылык челтәрләре» җәмгыяте карамагында өч казанлык бар: икесе – район үзәгендә, берсе – Куянда. Килешүләргә һәм контрактларга ярашлы, тагын башка учреждениеләрнең 30 казанлыгын хезмәтләндерә. Шуларның икесе – район үзәгендә. Болар – «Прикамье» физкультура-сәламәтләндерү комплексы һәм үзәк район дәваханәсе казанлыклары. Алардан тыш, предприятие тагын 11 электр казанлыгын да хезмәтләндерә. Болар, нигездә, газ кермәгән торак пунктларында.
Былтыр җылыту сезоны республикада беречеләрдән булып, 20 сентябрьдә башланды. Барлык казанлыклар да кышкы чорда өзлексез эшләде. Бу предприятие коллективының кышкы әзерләнү буенча зур һәм җентекле эшенең нәтиҗәсе. Предприятие балансында булган барлык өч казанлыкта да заманча, экономияле пар казаннары. Шулай булуга карамастан, аларны яңартуларын дәвам итәләр. Быел тагын 28 пар казаны һәм 11 электр казаны алыштырылачак. Өч казанлыкта пар казаннарын алыштыру буенча эшләр тәмамланган.
Тулырак "Кама таңнары" гәзитенең 27нче санында укыгыз.
Читайте нас: