Кама таңнары
+9 °С
Ачык
Барлык яңалыклар
җәмгыять
4 июль 2019, 14:40

Коллективы кечкенә, белгәннәре эш кенә

6 июль – Халыкара кооперация көне.

Халыкара кооперация көне июльнең беренче шимбәсендә билгеләнә. 1923 елдан башлап аны бу тармакка катнашы булган барысы ла зурлап бәйрәм итә. Авыл хуҗалыгы һәм һөнәрчелек, кулланучылар һәм кредит, сату һәм торак кооперацияләре вәкилләре бу көнне үзләрен көчле һәм җитди берләшмә әгъзалары итеп тоялар.


Безнең аңда «кооперация» сүзе иң элек сәүдә өлкәсе белән бәйле. Өлкән буын һәр районда эшләгән һәм авыл җирлегендәге сәүдә тармагында монополистлар булган район кулланучылар берләшмәләрен хәтерлидер әле.


Бөтен халык диярлек пайчылары булып торган һәм бөтен авылларда да сәүдә нокталары эшләгән райпо безнең районда да бар иде. Районнарда хәзерләү конторалары да эшләде, шулар ярдәме белән хәтта ватык пыяла да ташланмады, ә җыелып яңадан эшкәртүгә озатылды.


Фридә Фәррахова районның кулланучылар кооперациясе системасында 30 елдан артык эшли. Хезмәт юлын 1988 елның беренче ноябрендә сатучы булып башлый. Эшләү дәверендә хезмәт баскычы буйлап югарыга үрли һәм 2017 елның декабреннән Николо-Березовка кулланучылар җәмгыяте белән җитәкчелек итә. Халыкара кооперация көне уңаеннан без аның белән әңгәмә кордык.


- Фридә Ниязиевна, Николо-Березовка кулланучылар җәмгыяте бүген нәрсә төсле яши?


- Безнең кулланучылар җәмгыяте 1999 елның беренче октябрендә оешты һәм Краснокама райпосының эшен дәвам итүче булып тора. Җәмгыять 58 пайчыны берләштерә. Аларның барысы да диярлек – безнең элекке эшчеләр.


Райподан без зур мирас алмадык. Бүгенгә баланста Чөгәнәк, Шәрип участогы, Яңа Актанышбаш, Курый, Никольск авылларында һәм район үзәгендә барлыгы алты кибет бинасы бар. Алар барысы 1960-70 елларда төзелгән һәм нык искергән. Бүгенгә Никольск авылында кибет бинасы арендага тапшырылган һәм район үзәгендәге бина тулы куәтенә файда¬ланыла. Калган дүрт бина буш тора.


Авырлыкларга карамастан, үзебезгә йөкләтелгән бурычларны намус белән башкарырга тырышабыз. Узган елны 276 мең сум табыш белән тәмамладык. Коллективыбызда 10 гына кеше эшләвен исәпкә алсак, бу бик яхшы күрсәткеч. Моңа өстәп шуны әйтәсем килә, шушы 10 кеше елына 1 миллион 659 мең сум хезмәт хакы алды. Тагын да без 1 миллион 345 мең сум салымнар һәм пенсия фондына, төрле социаль фондларга акча күчердек. Ә инде пайчыларның гомум җыелышында табышны матди базаны киңәйтүгә юнәлтү турында карар кабул ителде. Нәтиҗәдә технологик җайланмаларның байтак өлешен яңарта алдык. «Кулинария» кибетенә дә капиталь ремонт ясадык.
Тулырак "Кама таңнары" гәзитенең 27нче санында укыгыз.
Читайте нас: