Кама таңнары
+7 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
җәмгыять
4 июль 2019, 12:19

Нефть «эчендә» утырса да

Яңа Бура авыл советы: һәр объектның үз проблемасы.

Район хакимияте башлыгының Яңа Бура авыл советы авыл биләмәсе белән танышуы биләмә хакимиятеннән башланды. Ул авыл мәдәният йортында урнашкан.
Фельдшер-акушерлык пункты да биредә үк урнашкан. Гомумән, бинаның торышы ярыйсы, медицина учреждениесе беренче катта урнашса яхшырак булыр иде, әлбәттә, бирегә чирле, хәлсез кешеләр килә, ә аларга икенче катка күтәрелергә авыр.
Ә менә Яңа Каенлык авыл мәдәният йортында ФАПка бүлмәне беренче каттан бирәләр – авылда медицина учреждениесенең язмышын хәл иткәндә шулай уйлаганнар. Гәзитебезнең үткән саннарында язганча, анда ФАП бинасы яраксыз хәлгә төшкән, һәм аны икенче җиргә күчерергә кирәк. Район хакимияте башлыгы Рөстәм Мусинга кайсы бүлмәләрдә ремонт ясаячакларын күрсәттеләр: хакимият белгечләре икенче катка күчереләчәк, тәрәзәләрен алыштырырга, стеналарын буярга телиләр. Рөстәм Маратович тәкъдим ителгән карар белән килеште.
Кире Яңа Бурага кайтыйк. Мәдәният йорты хезмәткәрләре бинада суык булуга зарланды. Күрәсең, җылылык системасы яхшы эшләми. Бина эченә кергәч, тагын бер җитешсезлекне күрсәттеләр. Ике ел элек түбәсен яңадан япканнар, ләкин нишләптер дөрес исәпләмәгәннәр һәм профнастилны тиешеннән 15-20 сантиметрга кыскарак алганнар. Нәтиҗәдә яңгыр яуганда бөтен су җиргә түгел, ә стена буйлап агып төшә. Күпме акча түккәннәр, тик аз гына экономияләп, күпне югалтырга мөмкиннәр.
Район хакимияте башлыгы Рөстәм Мусин төзелеш процессы тиешенчә контрольдә тотылмаган дип, яңабуралыларны битәрләп алды. Авыл биләмәсе башлыгы Рәсим Сәйфетдияров су торбалары куярга тәкъдим итә, бәлки, алар проблеманы хәл итәр?
Шунда ук ул авыл үзәгендәге соңгы үзгәрешләрне күрсәтә: иске койманы сүтеп ташлаганнар, хуҗалык идарәлеге алдындагы обелиск урнашкан аллеядә агачларны кискәннәр: хәзер ул ерактан ук күренеп тора. Киләчәктә авылда яңа обелиск төзергә планлаштыралар.
Тулырак "Кама таңнары" гәзитенең 27нче санында укыгыз.
Читайте нас: