Кама таңнары
+6 °С
Ачык
Барлык яңалыклар
җәмгыять
5 июль 2019, 13:02

Томышка сөенеп яшә!

«Күңелле кеше!», «Бәхетле ир!» - ди күпләр Бачкыйтау авылында яшәүче Данис Әхияров турында. Чыннан да, уен-көлке барган җиргә ялт килеп җитә ул гармунын күтәреп.

Данис абзый белән якыннан танышканчы, мин дә аның хакында башкалар кебек уйлый иде. Әмма тормыш аны ярыйсы гына сынаган, авырлыкларны бер-бер артлы җибәреп торган булып чыкты. Тик авырлыклар һәм югалтуларга карамастан, ул яшәү тәмен югалтмаган. Аның тормыш девизы да шундый: «Тормышка сөенеп яшә һәм башкаларны шатландыр!».
Данис 1939 елның июлендә халык телендә Тратау дип аталып йөргән Иске Нугай авылында туа. Башка яшьтәшләре кебек үк, сабый чакларның рәхәтен күрми, чөнки аларның балачагын сугыш урлый.
Данисның әтисе Минһаҗетдин Әхияров инвалид була, шунлыктан аны фронтка алмыйлар. Ә сугыш чыгып ике ай узгач ул вафат була. Әсмәбикә дурт бала белән кала. Сугыш елларында ачлы-туклы яшиләр, шуңа да сабыйлар күпләп үләләр. Әсмәбикә бердәнбер улы Данисны гына саклап кала, башка балалары мәрхүм булалар.
Тулырак "Кама таңнары" гәзитенең 28нче санында укыгыз.
Читайте нас: