Кама таңнары
-2 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
җәмгыять
9 июль 2019, 13:23

Халык лидерын сайлыйбыз

“Республика намусы өчен” фестиваль-конкурс кысаларында районда яшәүчеләр халык лидерларын ачыклый алачак.

Башкортостанда “Республика намусы өчен” фестиваль-конкурсы башланды. Аны БР Башлыгы хакимияте, “Бердәм Русия” партиясенең Башкортстан төбәк бүлекчәсе оештыралар. Республикада конкурс икенче тапкыр оештырыла. Аны үткәрү тәҗрибәсен респбулика безнең районнан алды.
“Район намусы өчен” гражданлык-патриотик тәрбия проекты бездә мәктәпләрдә 2007 елдан бирле гамәлгә ашырыла. Ел саен “Район намусы өчен” конкурсында район үсешенә зур өлеш кертүче, район данын яклаучы балалар һәм өлкәннәр бүләкләнә. Әлеге проектның авторы һәм идеологы район Советы секретаре Алексей Горбачев. Оештыручыларның шушы идеяне нигез итеп алулары һәм бөтен республикага таратулары бик күңелле.
Быел фестиваль кысаларын киңәйткәннәр. Былтыр төрле учреждениеләр һәм предприятиеләр генә бүләкләнсә, хәзер республикада яшәүчеләр рейтин¬глы тавыш бирү юлы белән халык лидерларны ачыклый алачак.
15 апрельдән 25 июльгә кадәр районда конкурсының җирле этабы уза. Конкурс номинацияләренең берсе – “Халык тануы”. Районда тавыш бирүне үткәрү өчен анкеталар барлык 14 авыл биләмәсенә дә таратылган инде. Бу эшкә “Бердәм Русия” партиясенең “Яшь гвардия” бүлекчәсе, Яшьләр советы, ветеран оешмалары җәлеп ителгән. Фестиваль-конкурста төрле яшьтәге кешеләр катнаша ала, катнашучыларның саны да чикле түгел. Әлеге анкета нәтиҗәләре буенча интерактив тавыш бирү оештырылачак, аннары җиңүчеләр муниципаль дәрәҗәдә игълан ителәчәк, ә инде иң яхшылары республика дәрәҗәсендә муниципалитетларны тәкъдим итәчәк. Районда тавыш бирү “Краснокамские зори” гәзите сайтында (krasnokamskiezori.rbsmi.ru) алып барылачак. Шулай итеп, халык тавыш бирү юлы белән район лидерларын билгели алачак.
Дүшәмбе Николо-Березовкада “Халык тануы” номинациясе буенча халыктан сорашу оештырылды. Яшьләр советы һәм “Яшь гвардия” әгъзалары район үзәгенең берничә ноктасында анкета сорауларына җаваплар алдылар. Активистлар узып баручылардан үз хезмәте, туган ягы һәм кешеләргә мөнәсәбәте белән халык абруен яулаган, район горурлыгы булган кешеләрне атауларын һәм аларның нәрсә белән танылу алулары хакында берничә сүз әйтүләрен сорадылар.
Районда яшәүчеләр актив рәвештә үз кандидатларан атадылар. Әйтергә кирәк, районда лаеклы кешеләр бихисап. Ә инде кемнең иң-иң булуын тавыш бирү йомгаклары буенча беләчәкбез.
Конкурсның республика этабы 26 июльдән 29 сентябрьгә кадәр узачак.
Читайте нас: