Кама таңнары
+2 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
җәмгыять
11 июль 2019, 12:21

Эше каты, икмәге татлы

Никольск авылында икмәк пешерү йорты ачылды.

Үз эшеңне ачу өчен кыюлык кирәк – барысын да өр-яңадан башлау һәрвакыт авыр. Моны Апас авылыннан Руслан Костин да яхшы аңлый. Әмма ике ел элек үз эшен ачу теләге аның барлык икеләнүләрен дә җиңә, һәм ул үзенең икмәк пешерү йортын төзү хыялын тормышка ашыра башлый.


- Авылда үз эшемне ачу теләге миндә кечкенә чагымнан ук бар иде, нәкъ икмәк пешерү йортын ачарга тели идем – халыкка яңа пешкән хуш исле икмәк һәрвакыт кирәк. Шул ук вакытта үземнең авылдашларым өчен эш урыннары да булдырасым килде, чөнки авылда эш юк бит. Мин бу турыда бик озак уйладым һәм, ниһаять, батырчылык иттем, - ди Руслан Валерьевич.


Эшен башлаганда җитештерү бинасын төзүгә районнан 300 мең сумлык ярдәм ала ул. Булачак икмәк пешерү йортын Никольск мәктәбе тирәсенә төзергә карар ителә – урыны уңайлы җирдә, юл кергән, коммуналь челтәрләргә тоташу мөмкинлеге бар. Дөрес, әлеге урында урнашкан ташландык бина бик иске була, аны реконструкцияләргә һәм җитештерү блогы төзергә күпләр батырчылык итмәс иде. Ә менә Руслан Костин эшкә кыю тотына һәм бүген яңа түбәле җыйнак бина урынында түбәсендә агачлар үсеп утырган харәбә торгандыр дип тә булмый.


- Бинаны мондый хәлгә китерер өчен без, әлбәттә, күп көч һәм акча түктек.


Тулырак "Кама таңнары" гәзитенең 28нче санында укыгыз.
Читайте нас: