Кама таңнары
+1 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
җәмгыять
11 июль 2019, 15:40

Җиребез дә, туган илебез дә бер безнең

V Бөтендөнья башкортлар корылтае эшендә район хакимияте башлыгы Рөстәм Мусин җитәкчелегендәге безнең район делегациясе дә катнашты.

Бөтендөнья башкортлары корылтае – барлык дөнья буенча башкорт халкы вәкилләренең съезды ул, аның эшендә 700дән артык делегат һәм кунаклар катнашты. Корылтай идеяләренең берсе – бар дөньядагы башкортларны берләштерү, һәм шул ук вакытта алар кече туган илләренең ничек яшәве турында белеп кенә калмасын, ә шул эштә үзләре дә турыдан-туры катнашсын иде.
Съездның көн тәртибендә төп мәсьәлә Башкорт халкының үсеш стартегиясе концепциясен раслау булды. Гасырлар буе сакланып килгәнчә, беренче сүз аксакалга – галим, филолог, шагыйрь, публицист Рәшит Шәкүргә бирелде.
«Башкорстанда яшәгән, республиканы яраткан һәм аның иминлеге хакына хезмәт иткән һәркем үзен башкорт дип исәпли ала. Безнең бүлешер нәрсәбез юк. Безнең барыбызның да җиребез дә, туган илебез дә бер. Һәм эшебез дә уртак – туган илебезне чәчкә аттыру өчен барысын да эшләү», - шундый сүзләр белән мөрәҗәгать итте делегатларга Радий Хәбиров.
Беренче көнне тантаналы җыелыш булды – шагыйрь һәм күренекле җәмәгать эшлеклесе Шәехзада Бабичка һәйкәл ачылды. Алты метрлы бронза скульптурасы Зәки Вәлиди исемендәге урамга, телецентр каршындагы мәйданга куелган.
29 июньдә Халыкара корылтай Ишембай районына күчте. Торатау тавы итәгендә бик зур «Торатау җыены» бәйрәме һәм «Сарматлар варислары» дигән сәхнәләштерелгән тамаша үтте.
Читайте нас: