Кама таңнары
+7 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
җәмгыять
11 июль 2019, 11:50

Өй бүген дә урынында!

Узган елда район гәзитендә «Хуҗасыз милеккә кем хуҗа?» исеме астында мәкалә басылып чыккан иде. Анда Иске Бөртек авылындагы бер ташландык иске өй турында сүз бара...

Мин, совет чорында яшәгән кеше, шуны яхшы хәтерлим: гәзиттә язылган тәнкыйть, партиянең райком бюросында тикшерелеп, аның буенча тиешле чаралар күрелүе турында укучыга җиткерелә иде. Сирәк-мирәк булса да мин дә «Кызыл таң» һәм «Кама таңнары» гәзитләренә мәкаләләр бирәм. Тик ни гаҗәп, күпләрнең аларны укымауларын аңлыйм. Халык гәзиткә язылмый икән. Хәтта авыл клублары, мәктәпләр, авыл биләмәләрендәге кайбер оешмалар да район гәзитен алдырмый.
Узган елда (№25, 21 июль) район гәзитендә минем «Хуҗасыз милеккә кем хуҗа?» исеме астында мәкаләм басылып чыккан иде. Анда Иске Бөртек авылындагы бер ташландык иске өй турында сүз бара. Тагын бер тапкыр кабатлыйм: йөз ел эчендә бу милек ким дигәндә дүрт хуҗага күчкән. Аның хуҗасын табып, өй тирәсен чистарттырырга шулкадәр авыр микәнни?! Бүген дә өй үз урынында тора.
Шул уңайдан район хакимияте җитәкчеләренә мөрәҗәгать итәсе килә. Авыл биләмәсе хакимиятенең көче җитмәгәч, бәлки, алар ярдәм итә алыр? Гомумән, авылларны төзекләндерү мәсьәләсендә алар ни дәрәҗәдә җаваплы? Әйтик, авыл «Иң матур авыл» конкурсында катнашырга тели ди. Районның архитектура хезмәте нәрсәләр эшләргә тиеш? Авылның ямен җибәреп утырган харәбәләр авылда бихисап. Янгын чыгару учагына әйләнгән хуҗасыз милекне юкка чыгаруда янгын күзәтчелеге хезмәте штраф салу белән генә чикләнәме? БТИ хезмәтендә бу ташландык милекләр нинди форматта? Җир төзелеше хезмәтендә милек участогы ничек рәсмиләштерелгән? Норматив актларга ничек яраклаштырылган? Һәм, ниһаять, прокуратура нинди чаралар куллана ала?
Республика Башлыгы вазифасын вакытлыча башкаручы Радий Хәбиров мондый проблемаларга игътибарлы булырга чакыра. Ил башлыгы Владимир Путин да бер-берсенә каршы килә торган норматив актларны яңадан карарга кирәклеген билгеләде.
Минем мәкаләм: «Бу өй проблемасын хәл итәр өчен дә Президентка мөрәҗәгать итәргә кирәкмени инде?», - дип тәмамлана. Һәм бу сорау бүген дә көнүзәк булып кала.
Читайте нас: